Иске Таш мәчет
Иске Таш мәчет | |
Нигезләнү датасы | 1802 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Казан |
Урын | Яңа бистә |
Мирас статусы | федераль әһәмияттәге Россия мәдәни мирас объекты[d] |
Иске Таш мәчет Викиҗыентыкта |
Иске Таш мәчете (Тугызынчы мәчет, Яңа Бистә мәчете) — Казанның тарихи мәчетләренең берсе, федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объекты. [1]Яңа Татар бистәсендә урнашкан.
- Беренче имам — Надир Шәйморатов
- Икенче имам — Рамил Юныс (2018 елдан)[2]
Риваятьләргә күрә мәчет 1552 елда Казанны рус гаскәрләреннән яклап һәлак булган көрәшчеләр каберендә төзелгән. Кабер зур иске таш белән билгеләнгән булган. Мәчет 1802 елда беренче гильдия сәүдәгәре Габдулла Үтәмешев акчасына төзелә.[1] 1830 елда Александр Шмидт проекты буенча реконструкция үтә. Мәчет 1930-елларда ябыла. Совет чорында бина мех фабрикасы склады, госпиталь, сәнгать мәктәбе өчен файдаланылган. 220 ел элек куелган 26 метрлы манарасы җимерелми калган. [1] 1994 елдан янә мәчет булып кулланыла башлый.
Яңарту
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2023 елда федераль финанслау хисабына мәчетне яңарту-төзекләндерү эшләре алып барыла, 2023 елга инвестиция күләме якынча 50 млн сум тәшкил иткән. Фасад эшләре 2023 елның кышына кадәр, реставрация һәм эчке эшләр 2024 елның җәенә төгәлләнер, дип уйланыла. Мәчеттән ерак түгел аерым мәдрәсә һәм хәләл кафе төзелә. [1]
2023 елның июлендә, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе карамагындагы Җирдән файдалану һәм төзелеш комиссиясе тәкъдиме буенча һәм иҗтимагый фикер алышулар нәтиҗәләре нигезендә, Казан хакимияте мәчеткә Мехчылар (Меховщиков) урамындагы 2152 кв.м мәйданлы җир участогын файдалануга бирә.[3]
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тарихи | |
---|---|
Хәзерге заман | Кол-Шәриф | Әниләр | Ярдәм | Нур-Ислам | Болгар | Бохара | Дин Ислам | Рамазан | Хөзәйфә | Ислам | Иман Нуры | Ислам нуры | Мәдинә | Мәүлид | Мөслимә | Тынычлык | Казан нуры | Ризван | Гаилә | Гадел | Рамис | Рафик | Рәҗәб | Рөстәм | Салихҗан | Сөләйман | Шамил | Әл-Иман | Әмәт бистәсе | Өмет | Миргазиян | Хәтер | Өметлеләр | Ай нуры | Туган авылым | Кадыш бистәсе | Котдус | Кәүсәр | Бишбалта | Зәйнулла | Җомга | Утар бистәсе | Фәрһад | Нефтьчеләр бистәсе | Хәдиҗә | Габделгалләм | 2 колониянең Касыйм | Шәрәфетдин | Ибраһим | Кыйбла | Әхтәм | Әтиләр | Петровский бистәсе | Сәләх | Әминә | Рәхмәтулла | Әхмәдзәки | Рауза | Утыз Имәни | Тәүфикъ | Әбүгалисина | |
Төзелүче | Яңа Җәмигъ | Әбү Хәнифә |
Сүтелгән | |
Рәсмиләштерелмәгән |
Казанның истәлекле урыннары | ||
Text is available under the CC BY-SA 4.0 license; additional terms may apply.
Images, videos and audio are available under their respective licenses.