For faster navigation, this Iframe is preloading the Wikiwand page for Чаллы.

Чаллы

Чаллы
рус. Набережные Челны
тат. Яр Чаллы
БайракИлтамга
Нигезләнү датасы 1626
Сурәт
Рәсми исем Набережные Челны
... хөрмәтенә аталган яр[d] һәм долблёнка[d]
Рәсми тел татар теле һәм рус теле
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Тукай районы, Чаллы кантуны һәм Городской округ город Набережные Челны[d]
Административ-территориаль берәмлек Татарстан
Сәгать поясы UTC+03:00
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Чулман һәм Түбән Кама сусаклагычы
Хөкүмәт башлыгы Наил Мәһдиев[1]
Халык саны 545 750 (2023)[2]
Административ бүленеше Автозавод районы, Үзәк район һәм Комсомол районы
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 100 метр
Кардәш шәһәр Ляочэн[d]
Мәйдан 171 км²
Почта индексы 423800–423899
Рәсми веб-сайт nabchelny.ru(рус.)
Коллаж
Җирле телефон коды 8552
Шәрәфле ватандашлар төркеме Төркем:Яр Чаллының шәрәфле ватандашлары
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Карта
 Чаллы Викиҗыентыкта

Чаллы (шулай ук Яр Чаллы, Чаллы яр, рус. На́бережные Челны́) — Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгышында, Чулман елгасының сул ярында, Мәләкәс кушылган җирдә урнашкан, Татарстан шәһәрләре арасындада зурлыгы һәм әһәмияте буенча икенче урында торган шәһәр.

Казан белән арасы 225 км, Түбән Кама белән — 35 км, Алабуга белән — 20 км, Уфа белән — 250 км.

Тукай районының (19301976 елларда Чаллы районының) үзәге. Зур автомобиль юллары үзәге, елга порты бар.

Шәһәрнең 400 еллыгына әзерлек

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2024 елның гыйнварында Чаллы хакимияте шәһәрнең 400 еллыгына (2026 елда) әзерләнә башлавын игълан итә[3]. Әлеге хәбәр тарихчыларда ризасызлык уяткан. Алар фикеренчә, шәһәрнең тарихы күпкә борынгырак. Тарихчылар, Чаллының яшен кыскарту – татарның борынгы тарихын сызып ату өчен эшләнә, дип исәплиләр[3]. Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җавабы:

« Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре, Россия дәүләт борынгы актлар архивында сакланучы документларга нигезләнеп, Чаллы шәһәренә нигез салынган вакыт XVII гасырның беренче яртысына туры килә, дип ассызыклыйлар. Казан воеводасы Семен Волынский рөхсәтен алып, Федор Попов җитәкләгән крестьян общинасы 1626 елда Кама елгасының су як ярына чыгып урнаша (РГАДА. Ф.1209. Оп.1 Ч1. Д.156. Л.153-153 об.).

Археологик эзләнүләр Чаллы шәһәре урынында кешеләрнең XVII гасырга кадәр яшәгәннәрен күрсәтсә дә, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты 1651 елгы Семен Карев, 1652 елгы Михаил Змеев һәм подъячий Павел Агапов тасвирламаларындагы мәгълүматлардан чыгып, Чалнинский починокның мондагы Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгы чорында урнашкан торак пунктлар белән бәйләнеше булмаганын ачыклый.

Шулай итеп, югарыда саналып киткән язма чыганакларда Чаллы шәһәре җирлегендә беренче булып искә алынган торак пункт – ул Чалнинский починок. Димәк, Чаллы шәһәренә 1626 елда нигез салынуы фәнни яктан расланган[4]
Рамил Хәлимов, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары
»

Россия Үзәк банкы «Шәһәрләр» сериясеннән «2026 елда Чаллының 400 еллыгы» уңаеннан 3 сумлык истәлекле көмеш тәңкәләр чыгара. Тәңкә 925 пробалы көмештән ясала, шомартып ялтыратылган штемпельләр белән полировкаланган әзер материалдан сугыла. Тәңкә «Чаллы шәһәренә нигез салынуга 400 ел» (рус. 400-летие основания г. Набережные Челны) дип атала. Тиражы 3 мең данә тәшкил итә[5][6].

Шәһәр җитәкчеләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны 508 700 кеше (2009 ел уртасына) Татарстанның 13,5 % халкын тәшкил итә, Россия шәһәрләре арасында 31 урында тора.

Чаллы каласының халык саны үзгәрүе динамикасы (халык санын алулар нигезендә)[7]:

Ел Халык саны (мең кеше)
1887 ел 1
1926 ел 4
1931 ел 5
1939 ел 9,4
1959 ел 19,1
1967 ел 33
1970 ел 37,9
1971 ел 55
1973 ел 126
1976 ел 231
1979 ел 301,4
1982 ел 374
1989 ел 500,3
1996 ел 528,7
2000 ел 514,7
2005 ел 508
2009 ел 508,7
Милләт 1939[8] 1970[9] 1979[9] 1989[9] 2002[10] 2010[11]
руслар 59,0% 48,1% 59,5% 48,7% 45,3% 44,9%
татарлар 40,0% 48,6% 30,4% 40,6% 45,0% 47,4%
чуашлар 0,2% ? ? 2,5% 2,2% 1,9%
украиннар 0,4% ? ? 2,3% 1,7% 1,3%
башкортлар 0,0% ? ? 1,9% 1,4% 1,2%

Административ бүленеш

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яр Чаллы өч районына бүленә:

Тәүбә мәчете
Педагогика университеты
Татар драма театры
Рус драма театры
Орган залы
Картиналар галереясы

Музейлар һәм галереялар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәдәният срайлары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Язучылар оешмасы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Туфан мәчете
Чишмә мәчете

Спорт белән шөгыльләнү урыннары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Файл:Россия чаңгысы.JPG
«Яр буе» паркында «Лыжня России — 2008» ярышлары уза

Спорт командалары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
КамАЗ-Мастер командасы машинасы ярышта

Ял итү, күңел ачу урыннары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Чаллыда Сабантуй
  • Дельфинарий. Анапа дельфинарие филиалы булган Чаллы дельфинариенда дельфиннар һәм диңгез арысланы белән куелган кызыклы шоу программа карап була.
  • Энтузиастлар бульвары — чаллылыларның яраткан ял итү урыннарының берсе. Бульварда фонтаннар, кафе-рестораннар, төнге клублар, кибетләр бар.
  • «Яр буе» паркы мәйданы. Бәйрәмнәр уздырыр өчен махсус төзелгән мәйданда Сабантуй, Яшьләр көне, башка бәйрәмнәр, концерт-тамашалар уза. Аңа алып бара торган урамда төрле ачык типтагы кафелар байтак.
  • Ипподром.

Парклар һәм скверлар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Муса Җәлил һәйкәле
Ватан-Ана һәйкәле
Габдулла Тукай һәйкәле
«2/18» бизнес үзәге (халыкта «тюбетейка» дип йөртелә)
В. Высоцкий һәйкәле

Азык-төлек тармагы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Машина төзү тармагы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • «КамАЗ» ААҖ — Кама автомобиль заводы Чаллының алдынгы сәнәгать предприятиясе. Ул йөкле машиналар, автобуслар чыгара. Шәһәрнең икътисад хәле заводныкына нык бәйле.
  • «Соллерс—Набережные Челны» ААҖ — җиңел машиналар җитештерә.

Энергетика тармагы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Яр Чаллы ТЭЦы (рус. филиал «Набережночелнинская ТЭЦ» ОАО «Генерирующая компания») — электрэнергия, җылылык, җылы су җитештерә.
  • Түбән Кама ГЭСы (рус. филиал «Нижнекамская ГЭС» ОАО «Генерирующая компания») — электрэнергия җитештерә.

Төзү материалларын җитештерү

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Зур панельле йортлар төзү заводы
  • Металлконструкция заводы
  • Тимер-бетон әйберләре заводы
  • «Стройдеталь» заводы
  • Күзәнәкле бетоннар заводы

Телефон операторлары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Интернет провайдерлар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Массакүләм мәгълүмат чаралары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • «Шәһри Чаллы»
  • «Көмеш Кыңгырау»
  • «Туганайлар»
  • «Безнең фикер»
  • «Ислам нуры»
  • «Тәрбия»
  • «КАМАЗ хәбәрләре»
  • «Азатлык»
  • «Чаллы яшьләре»
  • «Таң йолдызы» — «Камские зори»
  • «Мәйдан» журналы
  • «Челны ЛТД»
  • «Вечерние Челны»
  • «АвтоCITY»
  • «ЧАС»
  • «Новая неделя»
  • «Челнинские известия»
  • «Вести КАМАЗа»
  • «Единство»
  • «Из рук в руки»
  • «Бизнес-класс/Современность»
  • «Доброхот»
  • «Автопремьера»
  • «Капитал»
  • «Челнинский перекресток»
  • «Есть работа! Набережные Челны»
  • «Светлый путь» (Тукай районы газетасы)
  • «Навигатор»
  • «Совет врача»
  • «Кстати обо всём»
  • «Ревизор»
Күмәк антенна аша:
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызыклы мәгълүмәт

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Альтернатив адреслар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Традиция буенча чаллылылар шәһәр микрорайоннарын комплекс диеп йөртәләр. Шулай итеп һәрбер йортның диярлек ике адресы бар: беренчесе, урам буенча номер (шул адрес паспортка һәм башка документларга языла), икенчесе, төзүчеләрнең комплекс буенча йортка биргән номер. Мәсәлән, Халыклар Дуслыгы урамында урнашкан 9 нчы йортның икенче адресы — 58/18 (58 нче комплекс 18 нче йорт). Шәһәр халкы сөйләшкәндә ешрак икенче адресны куллана, ә кайберәүләр үзләренең «урам буенча» адресын бөтенләй истә тотмыйлар. Альтернатив адреслар куллану – сирәк күренеш һәм шәһәрнең тиз арада үсүе, халык арасында төзүчеләр күп булуы белән аңлатыла.

Чаллы каласы 2009 елда Гиннесс рекордлар китабына кертелде. 4–5 август көннәрендә оештырылган 100 метрга йөгерү буенча эстафетада 24 сәгать өчендә 4799 кеше катнашты. Әлеге сан моңа кадәр Рига шәһәре куйган рекордтан бер мең кешедән дә артыгырак.[12]:

Чаллы турында җырлар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Энтузиастлар бульвары
«Татарстан» кунакханәсенең Ямашев бульварыннан күренеше

Чаллыда туган танылган шәхесләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


  1. http://nabchelny.ru/company/1
  2. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2023 года (с учётом итогов Всероссийской переписи населения 2020 г.) — 2023.
  3. 3,0 3,1 Рифат Каюмов. Чаллыга ничә яшь, яки шәһәрнең 400 еллыгы татар җәмәгатьчелеген ник борчый? Интертат, 1.02.2024
  4. Рифат Каюмов. «Чаллыга 1626 елда нигез салынганын игълан итү – фәнни җәмәгатьчелек инициативасы түгел». Интертат, 24.02.2024
  5. Решение Совета директоров Банка России о выпуске в обращение в 2026 году памятных и инвестиционных монет. Банк России
  6. Үзәк банк Чаллының 400 еллыгы уңаеннан 3 мең данә истәлекле көмеш тәңкәләр чыгарачак. Татар-информ, 3.08.2024
  7. Народная энциклопедия городов и регионов России «Мой Город» (рус.)
  8. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39_ra.php?reg=2439
  9. 9,0 9,1 9,2 Мустафин М.Р, Хузеев Р.Г. Всё о Татарстане (Экономико-географический справочник). — Казань, 1994
  10. 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2017-11-11, retrieved 2013-11-18 
  11. архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2012-11-21, retrieved 2013-11-18 
  12. Татар-информ: Ильдар Халиков вместе с журналистами Челнов подвел итоги года (рус.)
Бу мәкалә Татар Википедиясенең яхшы мәкаләләр рәтенә керә.
{{bottomLinkPreText}} {{bottomLinkText}}
Чаллы
Listen to this article

This browser is not supported by Wikiwand :(
Wikiwand requires a browser with modern capabilities in order to provide you with the best reading experience.
Please download and use one of the following browsers:

This article was just edited, click to reload
This article has been deleted on Wikipedia (Why?)

Back to homepage

Please click Add in the dialog above
Please click Allow in the top-left corner,
then click Install Now in the dialog
Please click Open in the download dialog,
then click Install
Please click the "Downloads" icon in the Safari toolbar, open the first download in the list,
then click Install
{{::$root.activation.text}}

Install Wikiwand

Install on Chrome Install on Firefox
Don't forget to rate us

Tell your friends about Wikiwand!

Gmail Facebook Twitter Link

Enjoying Wikiwand?

Tell your friends and spread the love:
Share on Gmail Share on Facebook Share on Twitter Share on Buffer

Our magic isn't perfect

You can help our automatic cover photo selection by reporting an unsuitable photo.

This photo is visually disturbing This photo is not a good choice

Thank you for helping!


Your input will affect cover photo selection, along with input from other users.

X

Get ready for Wikiwand 2.0 🎉! the new version arrives on September 1st! Don't want to wait?