Урта Әләзән
Урта Әләзән | |
Нигезләнү датасы | 1681 |
---|---|
Дәүләт | Россия[1] |
Нәрсәнең башкаласы | Среднеелюзанский сельсовет[d][2] |
Административ-территориаль берәмлек | Среднеелюзанский сельсовет[d][2], Городище районы һәм Күзнәй өязе |
Халык саны | 9505 (2021)[3] |
Почта индексы | 442327 |
Урта Әләзән — татар авылы. Пенза өлкәсенең Городище районында урнашкан. Райондагы өч татар авылының берсе. Дөньядагы татар авылларыннан иң зрусы буларак санала. Урта Әләзән авыл җирлегендә 2450 хуҗалыкта 9410 кеше яши (кечкенә Смычка авылы белән бергә).
Урта Әләзәндә 2011 елның 10 аенда 122 бала дөньяга килгән. 700 гаиләдә ким дигәндә өч бала тәрбияләнә.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1681 елның 5 сентябрендә Темниковтан күчеп килгән татарлар тарафыннан нигезләнә.
Авыл атамасы мордвачадан алязань калмо – «түбән үзән каберлеге»н аңлата.
Мәгариф
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Урта Әләзәндә ике мәктәп бар. Беренче санлы мәктәптә — 767, икенче санлысында 470 бала белем ала.
Мәктәптә бөтен юнәлешләр дә үстерелә. Программа кысаларында футбол мәйданчыгы төзедек. Кыш көне ул хоккей мәйданчыгына әверелә.
Татар теле һәм әдәбияты беренче сыйныфтан унберенчегә кадәр укытыла. Дүртенче-бишенче сыйныф укучылары ислам мәдәнияте нигезләрен өйрәнә.
Мәктәптә тегүчеләр түгәрәге эшли. Бирегә йөрүче кызлар татар милли киемнәренең сызымын сызып, тегеп сата.
Җитештерү тармагы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Урта Әләзәндә 66 КФХ, шулардан 8 - уртача зурлыкта, 38 кибет, 24 кече сату ноктасы, 6 аптек, 3 ягулык салу ноктасы, 2 пилорам. Авылда барлыгы 2641 кешегә эш бар.
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Фатих Бәхтиев (1905―1982), агроном, селекция белгече, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (1947), профессор (1954).
- Ислам Дашкин (1978), Пенза өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти (2011 елдан).
Чыганак
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Нато диңгезчеләре ни өчен грипп белән авырмый?(үле сылтама)
Пенза өлкәсе | ||
---|---|---|
Пачелма районы | ||
Каменка районы | ||
Белинский районы | ||
Вадинск районы | ||
Спас районы | ||
Сосновоборск районы | ||
Городище районы | ||
Исса районы | ||
Күзнәй районы | Бистән • Ялгаш • Әләзән • Пәлдәнге • Дәхтәрни • Татар Кынадысы (Кынады-Минәш) • Икенче Тарлак • Марьевка • Якты Юл† | |
Лунино районы | ||
Шемышейка районы | ||
Лопатин районы | ||
Неверкин районы | ||
Никольск районы | ||
Түбән Ламу районы |
Text is available under the CC BY-SA 4.0 license; additional terms may apply.
Images, videos and audio are available under their respective licenses.