Ишембай
Ишембай | |
баш. Ишембай | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 1815 |
---|---|
Рәсми исем | Ишембай |
Кушамат/тәхәллүс | Город нефтяников[1] һәм Город башкирских нефтяников[1] |
Рәсми тел | башкорт теле һәм рус теле |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Ишембай шәһәре[d][2] һәм Ишембай районы |
Административ-территориаль берәмлек | Ишембай шәһәре[d] |
Сәгать поясы | UTC+05:00 |
Халык саны | 65 422 (2017)[3] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 150 метр |
Кардәш шәһәр | Актау |
Мәйдан | 103,47 км²[4] |
Почта индексы | 453200–453215 |
Рәсми веб-сайт | ishimbai.com |
Беренче язма телгә алу | 1930 |
Җирле телефон коды | 34794 |
Шәрәфле ватандашлар төркеме | [d] |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Объектның күренешләре өчен төркем | [d] |
Ишембай Викиҗыентыкта |
Ишембай шәһәре – Башкортстан республикасы буйсынуындагы шәһәр. Агыйдел елгасының уң як ярында, Стәрлетамакка каршы урнашкан. Башкортстан нефтен табучы һәм эшкәртүче промыселларның беренчесе.
Тарихи мәгълүмат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1929 елда А.А.Блохин җитекчелегендә Ишембай авылына җибәрелгән геолого-разведка экспедициясе бу җирләрдә берничә нефтьле урын ача – Ишембай, Кучапкол, Иске Буран, Тирмән-Елга һәм башкалар. 1932 елда Ишембай промыселы эш башлый, ул Башкортстанда гына түгел, ә бөтен Идел-Урал нефть районында иң беренче булып санала.
Вакытлыча төзелгән геологлар биләмәсе әкренләп үсә бара, монда зур төзелеш башлана. Нефтьне җиткерү өчен Уфа-Ишембай тимер юлы төзелә, Агыйделнең сул як ярында нефть эшкәртүче завод эшли башлый.
1940 елда кала статусын алган Ишембай Башкортстанның көньяк-көнчыгыш нефть районының төп каласы булып исәпләнә.
Ишембай тирәсендәге шәһәрләрдә тиз тизлектә нефтехимик промыселы үсә башлый – машиналар төзү, төзелеш индустриясе һ.б., болар барысы да Стәрлетамак сәнәгать төененең барлыкка китерүгә булышлык итә.
Әлеге көнгә Стәрлетамак сәнәгать буыны чикләрендә Ишембай, Салават, Стәрлетамак шәһәрләре барлыкка килгән. Монда өлкә-ара бәйләнешле зур күләмле, куәтле нефтегаз комплексы эшләп килә. Шәһәрләр уртак инженер инфраструктурасы белән бәйләнгән. Бу инфрастуктурага транспорт юл челтәре, су селтәре һәм су киртәләре, шулай ук Ишембайдан Стәрлетамакка таш тоз ташучы, ә аннары эшкәртү өчен Салаватка нефть йөртүче, продуктларны җиткерүче челтәрләр керә. Калалар арасында, бигрәк тә Салават белән Ишембай арасында, мәдәният, торак, эш һәм миграция бәйләнешләре ныклы үсеш алган.
Ишембай Р240 (Уфа — Ырымбур) автомобиль юлы аша Уфа һәм Россия Федерациясенең башка регионнары белән, ә урындагы юллар челтәре аша районның авыллары белән тоташа.
Транспорт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тимер юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Дим–Ишембай–Төйлегән (Куйбышев тимер юлы, Башкортстан Республикасы территориясе буйлап 312 км). Гомуми юнәлеше – көнбатыштан көнчыгышка. Уфа, Кырмыскалы, Авыргазы, Гафури, Стәрлетамак, Мәләвез, Көйергәзе районнары аша үтә. 1936 й. Дим–Карлыман–Ишембай линиясе (173 км) төзелә, 1951 елдан аңа Аллагуат–Күмертау–Төйлегән линиясе (153 км) урнашкан. Дим–Карлыман участогы электрлаштырылган (1977).
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Рәүф Вилданов (1953), техник фәннәре докторы.
- Олег Гайнетдинов (1949), техник фәннәре докторы, профессор.
- Сәрия Гомәрова (1935, Смакай — 1995), табибә, БАССР атказанган табибы.
- Азамат Сәгыйтов (1967), БР кече эшкуарлыкны үстерү һәм яклау фонды генераль директоры.
- Валерий Халиков (1950), медицина фәннәре докторы (1998), профессор (2002). РФ (2008) һәм БР (1992) атказанган табибы.
- Венер Хәлилов (1939—2004), КПСС Уфа шәһәр комитетының 2нче, 1нче сәркатибе (1980―1983).
- Исмәгыйль Шәрифҗанов (1940), тарих фәннәре докторы.
- Юрий Уткин (1939), 1нче (1993—1995) һәм 2нче (1995—1999) чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты.
Фотогалерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мәгариф
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мәдәният
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Дин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ислам
- Христианлык
- Православие
- Протестантлык
- Инҗил инануы христианнары чиркәве
- Яһвә шаһитлары
- Яңа апостол чиркәве
- Христиан-баптистлар чиркәве
Урамнары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыганак
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Рәсми сайттан(үле сылтама) (башк.)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Башкала: Уфа | |||
Районнар: Архангель | Аскын | Авыргазы | Әлшәй | Баймак | Бакалы | Балтач | Бәләбәй | Балакатай | Белорет | Бишбүләк | Бөре | Болгавар | Благовещен | Борай | Бөрҗән | Бүздәк | Габҗәлил | Гафури | Дәүләкән | Дүртөйле | Дуван | Җылаер | Җиянчура | Иглин | Илеш | Ишембай | Кызыл Кама | Күгәрчен | Кушнарин | Куергазы | Калтасы | Караидел | Кырмыскалы | Кыйгы | Мәләвез | Мәчетле | Мишкә | Миякә | Нуриман | Чакмагыш | Салават | Тәтешле | Туймазы | Өфә | Учалы | Фёдоровка | Хәйбулла | Чишмә | Шаран | Стәрлебаш | Стәрлетамак | Яңавыл | Ярмәкәй | |||
Татарлар саны буенча Русия торак пунктлары | |
---|---|
> 100 мең кеше | |
> 50 мең кеше | |
> 25 мең кеше | |
> 10 мең кеше | |
> 5 мең кеше | Йошкар-Ола • Волгоград • Новосибирск • Ишембай[1] • Красноярск • Мәләвез[1] • Актаныш • Урта Әләзән • Орски • Сызран • Сарапул • Минзәлә • Күзнәй • Яңавыл[1] • Тум • Первоуральск • Күмертау[1] • Учалы[1] • Агыйдел • Байлар Сабасы • Чакмагыш[1] • Ноябрьск • Прокопьевск • Түбән Мактама • Волжск • Балтач • Копейск • Бөре[1] • Можга • Сарман • Мөслим • Бүздәк • Кама Аланы • Кемерово • Раевский[1] • Түбән Тагил • Нократ Аланы • Урыссу • Дзержинск • Толбазы[1] • Бакалы[1] • Чаткы • Белорет • Актүбә • Биектау • Өркет • Троицк • Иске Кулаткы • Шыгырдан • Когалым • Приютово[1] • Балык Бистәсе • Шәмәрдән • Яңа Уренгой • Ростов-на-Дону • Благовещен[1] • Васильево • Югары Пышма • Богырыслан |
Башкортлар саны буенча Русия торак пунктлары | |
---|---|
>100 мең кеше | |
>50 мең кеше | |
>25 мең кеше | |
>10 мең кеше | Баймак • Учалы • Ишембай • Мәләвез • Күмертау • Белорет • Яңавыл• Октябрьски • Магнитогорски • Екатеринбург |
>5 мең кеше | Аскар • Акъяр • Дәүләкән • Иске Балтач • Борай • Югары Яркәй• Бәләбәй • Бөре • Туймазы • •Ырынбур Түбән Варта • Соргыт • Пермь • Зылатаус • Мәскәү |
Эчендә торак пункты урыны башкортлар күләме буенча бирелде. Мәсәлән: Баймакта башкортлар 71,6% (беренче), Учалыда – 53% (икенче), Ишембайда -29,7%. |
Text is available under the CC BY-SA 4.0 license; additional terms may apply.
Images, videos and audio are available under their respective licenses.