Әл-Ихлас мәчете
Мәчет | |
«Әл-Ихлас» мәчете
| |
«Әл-Ихлас» мәчете | |
Ил | РФ |
Шәһәр | Казан |
Дин | ислам |
Бина төре | мәчет |
Нигезләүче | Миргазыян Салаватов |
Төзелеш еллары | 1989—1990 еллар |
Төп даталар: | |
Халәте | гамәлдә түгел (урынында яңа мәчет бинасы төзелгән) |
«Әл-Ихлас» мәчете — Казан шәһәре мәчете. Татарстан Диния нәзарәтенең Казан мөхтәсибәтенә керә.
Мәчет атамасы Коръәннең Әл-Ихлас дип аталган 112 сүрәдән алынган. Еш кына аны «Иманны чистарту» дип тәрҗемә итәләр.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]ХХ гасыр башында Казанның Декабристлар урамында, берничә йорт арасында котельная бинасы төзелә. Берничә елдан соң аның ихтияҗы калмады һәм ул ябылды.
ХХ гасыр ахырында исә Миргазыян Салаватов исемле кеше төшендә вафат булган хатынын күрә. Хатыны аңа «111» саннарын әйтә. Озак эзләнүләрдән соң Миргазыян Декабристлар урамының 111 йорты саналган иске котельная бинасын таба. Шунда ук аның бу бинада мәчет ачу теләге туа. Озак вакыт рөхсәтләр артыннан йөреп, 2004 елда ул мәчет проектын раслауга ирешә. Башта үз акчасына, аннары соң иганәчеләр ярдәме белән ул бинаны төзекләндерә, кызыл кирпечле торбадан манара ясый.
Мәчет үз эшен 2005 елда башлады. "Әл-Ихлас" мәчете Татарстан мөфтияте җитәкчелегендә саналмый иде.
2009 елда мәчет имамын Рөстәм Сафинны Россиядә экстремист дип табылган оешманың бүлеген ачкан өчен ике елга шартлы рәвештә хөкем иттеләр[1].
2013 елда мәчет бинасы тулысынча сүтелә һәм бушаган урында яңа мәчет тезелешен башлыйлар. Яңа мәчетне 2016 (?) елда ачалар, хәзер ул "Миргазиян" исемен йөртә.
Мәчет имамнары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Миргазыян хәзрәт Салаватов (2004 — 2006 елның 23 июне). Инсульттан вафат була.
- Әсгар хәзрәт Вәлиуллин (2006 — 2008).
- Рөстәм хәзрәт Сафин (2008 — хәзерге вакыт).
Тышкы сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ихласи Миргазиян(үле сылтама)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тарихи | |
---|---|
Хәзерге заман | Кол-Шәриф | Әниләр | Ярдәм | Нур-Ислам | Болгар | Бохара | Дин Ислам | Рамазан | Хөзәйфә | Ислам | Иман Нуры | Ислам нуры | Мәдинә | Мәүлид | Мөслимә | Тынычлык | Казан нуры | Ризван | Гаилә | Гадел | Рамис | Рафик | Рәҗәб | Рөстәм | Салихҗан | Сөләйман | Шамил | Әл-Иман | Әмәт бистәсе | Өмет | Миргазиян | Хәтер | Өметлеләр | Ай нуры | Туган авылым | Кадыш бистәсе | Котдус | Кәүсәр | Бишбалта | Зәйнулла | Җомга | Утар бистәсе | Фәрһад | Нефтьчеләр бистәсе | Хәдиҗә | Габделгалләм | 2 колониянең Касыйм | Шәрәфетдин | Ибраһим | Кыйбла | Әхтәм | Әтиләр | Петровский бистәсе | Сәләх | Әминә | Рәхмәтулла | Әхмәдзәки | Рауза | Утыз Имәни | Тәүфикъ | Әбүгалисина | |
Төзелүче | Яңа Җәмигъ | Әбү Хәнифә |
Сүтелгән | |
Рәсмиләштерелмәгән |
Text is available under the CC BY-SA 4.0 license; additional terms may apply.
Images, videos and audio are available under their respective licenses.