For faster navigation, this Iframe is preloading the Wikiwand page for Балтамак мәчете.

Балтамак мәчете

Мәчет
Балтамак мәчете
Баллы Тамак мәчете
Ил Россия
авыл 423359 Татарстан, Сарман районы, Балтамак, Гагарин ур.
Координатлары N 55° 13' 30.432" E 52° 48' 57.384"
Дин Ислам
Мәхәллә ТР МДН Сарман районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы түбәдә урнашкан мәчет
Нигезләнгән 2023
Төзелеш еллары 20232024 еллар
Төп даталар:
2023 (төзелеш башлану)
2024 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Балтамак мәчете, «Баллы Тамак мәчете» (рус. Мечеть деревни Бал-Тамак Сармановского района РТ) ― Татарстанның Сарман районы Рангазар авыл җирлегенә[d] караучы[1] Балтамак авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). ТР МДН Сарман районы мөхтәсибәте карамагында.

Авылга 1883 елда нигез салынган. Инкыйлабка кадәрге чыганакларда авыл атамасы «Баллы Тамак» буларак билгеле. 1920 елга кадәр авыл Уфа губернасы Минзәлә өязенең Әлмәтмулла волостена кергән[2].

1900 елдан Балтамак авылында Харрас Шәрәфетдин улы Борһанетдиновның (1853―1926) имам, Шакирҗан Әшрәф улы Сәйфетдинов, Муфаза Гозәир улының (1921 елда вафат) азанчы булулары мәгълүм[3].

Тышкы рәсемнәр
Мәчет төзеләчәк урынга беренче казыклар беркетү фотосурәтләре.

Балтамакта 2000 елда 34, 2010 елда 32 кеше яшәгән (татарлар)[4].

2023 елның 15 июлендә Балтамакта узган авыл бәйрәме кысаларында авыл мәчетенә нигез салынган: мәчет төзеләчәк урынга беренче казыклар беркетелгән[5]. Тантаналы чарада Сарман районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, тамырлары шушы авылдан булган[6] ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Разин улы Фатыйхов, чыгышы белән Балтамак авылыннан булган (әнисе Энҗе Гәрәева тумышы белән Балтамактан[7]) Түбән Кама шәһәре мэры Рамил Хәмзә улы Муллин, Сарман районы мөхтәсибәте мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков һ.б. кунаклар катнашкан [8].

2024 елның 31 августында мәчет ачылган. Тантаналы чарада Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары, Татарстан Республикасының атказанган табибы, Сарман районы мактаулы гражданины Илдар Фатыйхов, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Түбән Кама районы башлыгы һәм шәһәр мэры Рамил Муллин, Сарман авылы тумасы Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе башлыгы урынбасары, Татарстан Республикасының атказанган юристы Рамил Рамазанов, Сарман районы мөхтәсибәте мөхтәсибе Сәид хәзрәт (Сәгыйть Габделхәй улы) Хаков һ.б. кунаклар катнашкан[9].

Тышкы рәсемнәр
Мәчет ачылу фосурәтләре.

Мәчет бер катлы, эре ташлардан төзелгән, сайдинг белән тышланган бина; ихатасы һәм мәчет алды төзекләндерелгән, чәчәкләр, декоратив куаклар утыртылган. Бина газ белән җылытыла.

  1. Рангазар. О поселении. sarmanovo.tatarstan.ru
  2. Балтамак. Институт Татарской Энциклопедии
  3. Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 62нче бит
  4. Ойконим: Балтамак. antat.ru
  5. Балтамак быел да кунаклар җыйды. «Сарман», 15.07.2023
  6. Словом и делом. healthynation.ru(рус.)
  7. Регина Шафиева. «Маленький, но с характером»: who is mr. Муллин? Бизнес-Онлайн, 4.10.2021(рус.)
  8. Балтамак авылы мәчетенә нигез салынды. «Сарман», 17.07.2023
  9. Открытие мечети Баллы - Тамак. Сармановский муниципальный район, 31.08.2024
  • Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020. ISBN 978-5-6044058-7-1
  • Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 62нче бит.
  • Сәрия Исламова. Балтамак. Авыл тарихы һәм кешеләре. 2023
{{bottomLinkPreText}} {{bottomLinkText}}
Балтамак мәчете
Listen to this article

This browser is not supported by Wikiwand :(
Wikiwand requires a browser with modern capabilities in order to provide you with the best reading experience.
Please download and use one of the following browsers:

This article was just edited, click to reload
This article has been deleted on Wikipedia (Why?)

Back to homepage

Please click Add in the dialog above
Please click Allow in the top-left corner,
then click Install Now in the dialog
Please click Open in the download dialog,
then click Install
Please click the "Downloads" icon in the Safari toolbar, open the first download in the list,
then click Install
{{::$root.activation.text}}

Install Wikiwand

Install on Chrome Install on Firefox
Don't forget to rate us

Tell your friends about Wikiwand!

Gmail Facebook Twitter Link

Enjoying Wikiwand?

Tell your friends and spread the love:
Share on Gmail Share on Facebook Share on Twitter Share on Buffer

Our magic isn't perfect

You can help our automatic cover photo selection by reporting an unsuitable photo.

This photo is visually disturbing This photo is not a good choice

Thank you for helping!


Your input will affect cover photo selection, along with input from other users.

X

Get ready for Wikiwand 2.0 🎉! the new version arrives on September 1st! Don't want to wait?