For faster navigation, this Iframe is preloading the Wikiwand page for Әниләр мәчете (Аксубай).

Әниләр мәчете (Аксубай)

Мәчет
«Әниләр» мәчете
Ил Россия
шәһәр тибындагы бистә Татарстан, Аксубай районы, Аксубай, Көнбатыш ур., 11
Координатлары 55°44′09″ N 49°10′58″ E HGЯO
Дин Ислам
Мәхәллә ТР МДН Аксубай районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре дүрт манаралы мәчет
Төзелеш еллары 20232024 еллар
Төп даталар:
2024 (ачылу)
Халәте гамәлдә

«Әниләр» мәчете (рус. Мечеть «Әниләр» в поселке Аксубаево) ― Татарстанның Аксубай районы административ үзәге Аксубай шәһәр тибындагы бистәсендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). ТР МДН Аксубай районы мөхтәсибәте карамагында. Район үзәгендә (Үзәк мәчеттән кала) икенче, район буенча 29нчы мәчет[1].

«Әниләр» мәчете ― Аксубай бистәсендә үзәктән читтәрәк урнашкан икенче мәчет [2].

Мәчетнең «Әниләр» исемен йөртүе символик мәгънәгә ия ― барлык вафат булган һәм исән-сау яшәүче әниләр истәлегенә аталган[3].

Җирле мөселманнар, бистә Үзәк мәчетенең ерак урнашкан булуы һәм аңа җәяү барып җитү бик күп вакытны алуы сәбәпле, бистәдә икенче мәчет кирәклеге турында мөрәҗәгать иткән булган. 2023 елның июлендә шәхси кирпеч йорт төзү планлаштырылган урында төзелеш-реконструкция эшләре башланган. Мәчет төзү өчен участокны Әминә һәм Илгиз Кыямовлар бушлай биргәннәр. Төзелешнең төп иганәчеләре ― якташлары абыйлы-энеле Илгизәр һәм Илшат Заһидуллин (Минсабир Мотыйгулла улы балалары)[3].

2024 елның февраленнән мәчеттә азан тавышлары яңгырый, җомга намазлары укыла[3].

Мәчет 2024 елның 28 августында ачылган. Яңа мәчетне ачу тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Комиссия рәисе Марат Әхмәтов, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, «Зюзеев-нефть» генераль директоры Шамил Яһүдин, Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гыйльманов, Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатов, мөфтинең мөхтәсибәтләр (территорияләр) белән эшләү буенча урынбасары, Татарстан Республикасының көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөфәров, ТР мөселманнары Диния нәзарәте аксакаллары Советы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, шулай ук дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре, район аксакаллары, якындагы районнарның мөхтәсибләре, төзелеш инициаторлары һәм хәйриячеләр катнашкан [4]. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мәчет төзелешендә катнашучыларга мөфтиятнең Рәхмәт хатларын һәм медальләрен тапшырган[1].

Мәчет 150―200 кешегә исәпләнгән. Намазга килүчеләр өчен заманча уңайлыклары булган тәһарәтханә бүлмәсе бар. Ислам нигезләрен өйрәнү өчен уку сыйныфы, шулай ук ашханә-кухня оештырылган. Мәчеттә дин дәресләре һәм ифтарлар үткәрелә, шулай ук дини йолаларны башкару өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган[1].

«Әниләр» мәчете су, газ, электр белән тәэмин итү буенча инженерлык челтәрләренә тоташтырылган, шулай ук гыйбадәт залларында җылы идән ясалган. Киләчәккә планда ― мәчет тирәсен төзекләндерү, уңайлы беседкалар урнаштыру һәм заманча балалар мәйданчыгы булдыру[1].

Яңа мәчетнең имамы ― Фәнис хәзрәт Низамов[3]. ТР МДН Аксубай районы мөхтәсибәте карамагында (район имам-мөхтәсибе Салих улы Равил хәзрәт Зөфәров)[5].

{{bottomLinkPreText}} {{bottomLinkText}}
Әниләр мәчете (Аксубай)
Listen to this article

This browser is not supported by Wikiwand :(
Wikiwand requires a browser with modern capabilities in order to provide you with the best reading experience.
Please download and use one of the following browsers:

This article was just edited, click to reload
This article has been deleted on Wikipedia (Why?)

Back to homepage

Please click Add in the dialog above
Please click Allow in the top-left corner,
then click Install Now in the dialog
Please click Open in the download dialog,
then click Install
Please click the "Downloads" icon in the Safari toolbar, open the first download in the list,
then click Install
{{::$root.activation.text}}

Install Wikiwand

Install on Chrome Install on Firefox
Don't forget to rate us

Tell your friends about Wikiwand!

Gmail Facebook Twitter Link

Enjoying Wikiwand?

Tell your friends and spread the love:
Share on Gmail Share on Facebook Share on Twitter Share on Buffer

Our magic isn't perfect

You can help our automatic cover photo selection by reporting an unsuitable photo.

This photo is visually disturbing This photo is not a good choice

Thank you for helping!


Your input will affect cover photo selection, along with input from other users.

X

Get ready for Wikiwand 2.0 🎉! the new version arrives on September 1st! Don't want to wait?