Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе | |
Нигезләнү датасы | 24 июнь 1992 |
---|---|
Нигезләүче | Минтимер Шәймиев |
Дәүләт | Россия[1][2] |
Административ-территориаль берәмлек | Казан |
Штаб-фатирының урнашуы | Казан, Россия |
Рәсми веб-сайт | antat.ru[1] |
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Викиҗыентыкта |
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе (кыскартмасы ТР ФА) — Татарстан Республикасының дәүләт фәнни бюджет учреждениесе, Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев 1991 елның 30 сентябрь көнне имзалаган № УП-138 санлы указы нигезендә «...республикада фундаменталь фәннәрнең югары дәрәҗәдәге үсешен тәэмин итү, матди һәм рухи мәдәниятнең актуаль мәсьәләләрен хәл итүдә республиканың академик, тармак институтларында һәм югары уку йортларында фәнни-тикшеренү эшләрен координацияләү максатында» эшли башлый.
ТР ФАн оештыручы буларак Татарстан Республикасы сыйфатлана, оештыручының вазифалары һәм вәкаләтләре ТР Министрлар кабинеты Аппаратына тапшырыла.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең төп максаты — Татарстан Республикасының тотрыклы социаль-икътисадый, рухи һәм технологик үсешен тәэмин итү өчен юнәлешле фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр оештыру һәм үткәрү.
ТР ФА составында 7 бүлек:
- Гуманитар фәннәр бүлеге
- Иҗтимагый-икътисади һәм хокук фәннәре бүлеге
- Медицина һәм биология фәннәре бүлеге
- Авыл хуҗалыгы фәннәре бүлеге
- Математика, механика һәм машина белеме бүлеге
- Физика, энергетика һәм Җир турындагы фәннәр бүлеге
- Химия һәм химик технологияләр бүлеге.
2014 елдан ТР Фәннәр академиясе структурасына аерым структур бүлекчәләр сыйфатында институтлар һәм үзәкләр керә:
- Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты
- А.Х.Халиков исемендәге Археология институты
- Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты
- Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты
- Гамәли эзләнүләр институты
- Гамәли семиотика институты
- Исламны өйрәнү үзәге
- Гаилә һәм демография үзәге.
ТР Фәннәр академиясе Президиумы фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премияләрен бирү буенча комиссия функцияләренә ия. Аңа фосфорорганик химия өлкәсендә Халыкара Арбузов премиясен, парамагнит резонанс өлкәсендә Е.К. Завойский исемендәге халыкара премиясе, инженерлык фәннәре өлкәсендә зур өлеш керткән өчен А.Н. Туполев исемендәге халыкара премиясе, органик химия өлкәсендә В.В. Марковников исемендәге халыкара премиясе, яшь галимнәргә инженерлык фәннәре өлкәсендә В.Е. Алемасов исемендәге Дәүләт премиясе, педагогика өлкәсендә М.И. Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләү комитетлары эшчәнлеген оештыру йөкләнгән.
Фәнни тикшеренүләрне үстерү максатыннан төрле тармакларда ТР Фәннәр академиясенең Алтын һәм Көмеш медальләре һәм гуманитар фәннәр өлкәсендәге уңышлар өчен Ш. Мәрҗани исемендәге премия, математика, механика һәм техник фәннәр өлкәсендәге уңышлар өчен Х.М.Мөштәри исемендәге премия, химия өлкәсендәге уңышлар өчен Г.Х.Камай исемендәге премия, биология өлкәсендәге уңышлар өчен А.Энгельгардт исемендәге премия, медицина һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге уңышлар өчен А.Г.Терегулов исемендәге премия, ветеринария өлкәсендәге уңышлар өчен К.Г.Боль исемендәге премия, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышлар өчен В.П.Мосолов исемендәге премия, аллергология, иммунология һәм гомуми патологияләрне өйрәнү өлкәсендәге уңышлары өчен А.Д.Адо исемендәге премия, табигатьне рациональ куллану һәм тирә як мохитне саклау өлкәсендәге уңышлар өчен В.А.Попов исемендәге премия, татар телен һәм әдәбиятын өйрәнү өлкәсендәге уңышлар өчен Г.Ибраһимов исемендәге премия булдырылды.
ТР ФА президентлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- М. Х. Хәсәнов (1992–2006),
- Ә. М. Мазһаров (2006–2014),
- М. Х. Сәлахов (2014―2023).
- Р. Н. Миңнеханов (2023 елдан).[3]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 1,2 GRID Release 2017-05-22 — 2017-05-22 — 2017. — doi:10.6084/M9.FIGSHARE.5032286
- ↑ Directory of Open Access Journals — 2003.
- ↑ Рифкать Миңнеханов Татарстан Фәннәр академиясе президенты итеп сайланды. Татар-информ, 11.07.2023
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Академия наук Республики Татарстан: Справочник / Составители: А. И. Афанасьев, Н. М. Валитова, В. П. Мережин, И. Р. Каримов: Пер. на татарск. Р. А. Сагъдиева; пер. на англ. А. Г. Ахметовой. — Казань: Фэн (Наука), 2002. — 520 с. — 2000 экз. — ISBN 5-7544-0171-X. (в пер.)
- Академия наук Республики Татарстан: вехи истории (1991–2021 гг.) Альбом / автор-сост. Л.М.Айнутдинова. – Казань: ОСП «Институт Татарской энциклопедии и регионоведения», 2021. – 132 с.: ил.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- http://www.antat.ru/
- http://www.antat.ru/ru/activity/scienc-research/Отчет-2022.pdf
- https://tatarica.org/ru
Президентлары | Рифкать Миңнеханов (2023-гамәлдә) • Мәгъсүм Сәлахов (2014―2023) • Әхмәт Мазһаров (2006–2014) • Мансур Хәсәнов (1992–2006) |
---|---|
Фәнни-тикшеренү оешмалары | Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты • А.Х.Халиков исемендәге Археология институты • Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты • Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты • Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты • Гамәли эзләнүләр институты • Гамәли семиотика институты • Исламны өйрәнү үзәге • Гаилә һәм демография үзәге |
Фәнни-методик җитәкчелек астында эшләүче оешмалар | Бөтенроссия куллану күләмен үлчәү[d] фәнни-тикшеренү институты • «Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты» (РФА КФҮ) • «Татар агрохимия һәм туфрак белеме фәнни-тикшеренү институты» (РФА КФҮ) • «Татарстан фәнни-техник мәгълүмат үзәге» • «НИИтурбокомпрессор» • «Педагогика, психология һәм социаль проблемалар институты» (РМА[d]) • «Бөтенроссия нефть геологиясе фәнни-тикшеренү институты[d]»ның Казан бүлекчәсе • Перспектив икътисади тикшеренүләр үзәге • Гамәли оптика дәүләт институты • «КНИАТ» Инновацион-технологик үзәге» сәнәгый технологияләр технопаркы • Идел буе углеводород чималы фәнни-тикшеренү институты • Татар агробизнес хезмәткәрләрен әзерләү институты • Үзәк руда булмаган файдалы казылмалар геологиясе фәнни-тикшеренү институты • Нефть ятмаларны эшкәртү ысулларын камилләштерү үзәге • Федераль токсикологик, радиацион һәм биологик иминлек үзәге • «Союзхимпроект» (КНИТУ) • Традицион мәдәниятне үстерү үзәге • «Идел-Чулман дәүләт табигый бисфера тыюлыгы» (РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы) • «ТатНИПИнефть» (Татнефть) • Химик продукциясе дәүләт фәнни-тикшеренү институты • ТР Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте • «ТИСБИ» идарә институты |
Басмалары | «Научный Татарстан» журналы • Татар энциклопедиясе (Tatarica) • Татар энциклопедиясе сүзлеге • «Фән»
нәшрияте • «Фәнни Татарстан» журналы |
Тану ысуллары | Алтын медале • Көмеш медале • Шиһабетдин Мәрҗани премиясе (гуманитар фәннәр) • Хәмид Мөштәри премиясе (математика, механика һәм техник фәннәр) • Гыйлем Камай премиясе (химия) • Владимир Энгелһардт премиясе (биология) • Әбүбәкер Терегулов премиясе (медицина һәм сәламәтлек саклау) • Карл Боль премиясе (ветеринария) • Василий Мосолов премиясе (авыл хуҗалыгы) • Андрей Адо премиясе (аллергология, иммунология һәм гомуми патология) • Виктор Попов премиясе (табигатьне рациональ куллану һәм тирә-як мохитне саклау) • Галимҗан Ибраһимов премиясе (татар телен һәм әдәбиятын өйрәнү) |
Гуманитар фәннәр бүлеге | Җитәкче: Радик Салихов • Хакыйкый әгъзалар: Искәндәр Гыйләҗев • Мирфатыйх Зәкиев • Дания Заһидуллина • Рүзәл Йосыпов • Рәфыйк Мөхәммәтшин • Наил Вәлиев • Айрат Ситдыйков • Индус Таһиров • Рафаил Хәким • Мөхбир-әгъзалар: Мөхәммәтгали Арсланов • Тәлгать Галиуллин • Ким Миңнуллин • Айнур Тимерханов • Фаяз Хуҗин • Шәрәфле әгъзалар: Хәнисә Алишина • Әлфис Гаязов • Михаил Пиотровский[d] • Фрид Рәшитев • Равил Фәйзуллин • Чит илләрдән әгъзалар: Әкмәлетдин Ихсаноглу[d] • Юлай Шамилоглы |
Социаль-икътисади һәм хокук фәннәре бүлеге | Җитәкче: Роза Әхмәдиева • Хакыйкый әгъзалар: Илшат Гафуров • Михаил Щелкунов • Анатолий Краснов • Фәрит Мөхәммәтшин • Марат Сафиуллин • Җәүдәт Сөләйманов • Мидхәт Фарукшин • Александр Яковенко[d] • Мөхбир-әгъзалар: Роза Әхмәдиева • Флүр Баһаутдинов • Валерьян Габделхаков • Елизавета Демидова-Петрова • Рәдиф Җамалетдинов • Сергей Киселев • Газиз Мингалиев • Вадим Хоменко • Сәлимҗан Шәрипов[d] • Шәрәфле әгъзалар: Руслан Гринберг[d] • Талия Хәбриева • Касыйм Йосыпов |
Медицина һәм биология фәннәре бүлеге | Җитәкче: Альберт Ризванов • Хакыйкый әгъзалар: Рәсим Абдрахманов • Динә Гайнетдинова • Альберт Галәвич • Рамил Гәрәев • Ольга Ильинская • Игорь Игнатьев • Андрей Киясов • Марс Михайлов • Алексей Созинов • Альберт Суфианов • Игорь Тарчевский • Рөстәм Хәйруллин • Мөхбир-әгъзалар: Сергей Бойчук • Гөлнар Ваһапова • Илгиз Гатауллин • Хәйдәр Гафаров • Венера Латыйпова • Станислав Мальцев • Эльмира Минһаҗева • Илдус Низамов • Марина Патяшина • Альберт Ризванов • Сергей Рыжкин • Динара Садыйкова • Рифгать Шәһидуллин • Шәрәфле әгъзалар: Ринат Акчурин • Ренад Жданов • Фёдор Севрюков[d] • Чит илләрдән әгъзалар: Абдулла Аббас[d] • Клаус Теодор Прайсснер[d] • Элизабет Танзи[d] • Ганс Хогерзайл[d] |
Авыл хуҗалыгы фәннәре бүлеге | Җитәкче: Айрат Вәлиев • Хакыйкый әгъзалар: Анатолий Краснов • Марсель Таһиров • Җәүдәт Фәйзрахманов • Мөхбир-әгъзалар: Айрат Вәлиев • Роберт Ильязов • Фәнүзә Кадыйрова • Харис Мусин[d] • Рөстәм Равилов • Радик Сафин • Рөстәм Сәхәпов • Шәрәфле әгъзалар: Нәҗип Мәҗитов[d] • Феофан Самуилов • Чит илләрдән әгъзалар: Камиль Окйай Сындыр[d] |
Математика, механика һәм машина белеме[d] фәннәре бүлеге | Җитәкче: Рәшит Низамов • Хакыйкый әгъзалар: Марат Арсланов[d] • Геннадий Дегтярёв • Юрий Гортышов • Илдус Закиров • Рифкать Миңнеханов • • Виталий Паймушин[d] • Ирек Фәхретдинов • Мөхбир-әгъзалар: Фәрит Әбләев • Фаил Әхмәдиев • Семён Насыйров[d] • Игорь Попов • Альфред Сөләйманов • Ибраһим Хисамиев • Шәрәфле әгъзалар: Станислав Васильев • Юрий Ершов[d] • Роберт Нигъмәтуллин • Рафаил Йосыпов • Чит илләрдән әгъзалар: |
Физика, энергетика[d] һәм Җир турында фәннәр бүлеге | Җитәкче: Наил Кашапов[d] • Хакыйкый әгъзалар: Айрат Абдуллин • Илфан Бикмаев • Альберт Гыйльметдинов • Равил Ибәтуллин • Әхәт Ильясов • Ренат Мөслимов • Валерий Песошин • Кев Салихов • Роальд Сәгъдиев • Мәкъзүм Сәләхов • Наил Сәхибуллин • Рәис Хисамов • Ленар Таһиров • Мөхбир-әгъзалар: Линар Әминов • Анастас Бохараев • Владимир Иванов • Адель Надеев • Морат Таһиров • Борис Тимеркәев • Шәрәфле әгъзалар: Илдар Габитов • Марат Гыйльфанов • Михаил Залиханов[d] • Игорь Колодезников • Ирина Ларочкина • Илдус Мәстүкев • Рәшит Сөнәев • Шәфәгать Тәхәветдинов • Чит илләрдән әгъзалар: Любитц Вольфганг[d] • Клаус Мёбиус[de] • Юрген Хенниг[d] • Уве Айххофф[de] |
Химия һәм химик технологияләр[d] бүлеге | Җитәкче: Рифгать Шәһидуллин • Хакыйкый әгъзалар: Сергей Дьяконов • Әхмәт Мазһаров • Рафинат Яруллин • Мөхбир-әгъзалар: Вильям Барабанов • Эльвира Батыева • Фаат Гарифуллин • Герман Дьяконов • Марат Җиһаншин • Александр Копылов • Лилия Никитина • Геннадий Романов • Исмәгыйль Хөснетдинов • Сергей Юшко • Шәрәфле әгъзалар: Александр Берлин • Ренад Сәгъдиев • Илшат Теләшев • Чит илләрдән әгъзалар: Владимир Агабеков[d] |
Хәтер | Яхъя Абдуллин • Сәйяр Айдаров • Вячеслав Алемасов • Николай Алёшин • Жорес Алфёров • Борис Арбузов • Азат Әхмәдуллин • Наил Әхмәтов • Габделхан Әхтәмҗан • Илдар Бәдриев • Шәүкәт Биктимеров • Әгъдәс Борһанов • Эдвард Дж. Бюргер[en] • Солтан Вәлиев • Камил Вәлиев • Гадел Вахитов • Леонид Волгин[d] • Билсур Габделхәев • Илшат Гайсин • Владимир Галкин • Фуат Ганиев • Мәхмүт Гәрәев • Рауис Гәрәев • Миркасыйм Госманов • Үзбәк Госманов • Марат Гыймадиев • Гали Даутов • Надир Дәүләт • Анатолий Дрегалин • Владимир Ефимов[d] • Габдулла Җиһаншин • Мәкъсүт Зарипов • Лидия Зарипова • Диләвер Зөбәеров • Азат Зыятдинов • Борис Иванов • Виктор Иванов • Владимир Иванов • Газыйм Идрисов • Зинфәр Исмәгыйлев • Әбрар Кәримуллин • Петр Кирпичников • Василий Киршин • Сергей Кляшторный[d] • Юрий Кожевников • Александр Коновалов • Юрий Коноплёв • Аркадий Кузнецов • Инна Лещинская • Василий Лихачев • Валерий Лузгин • Валерий Лунин[d] • Фёдор Мадякин • Валерий Максимов • Фоат Мансуров • Герман Марченко • Мирза Мәхмүтов • Туфан Миңнуллин • Сергей Михайлов • Әзһәр Мөхәммәдиев • Данияр Мөштәри • Рәфыйк Нәфыйков • Энгель Неттевич[d] • Рәшид Нугаев • Илдус Нуретдинов • Аркадий Пудовик • Габделхәмит Равилов • Александр Рябов • Илдар Салихов • Ренат Сәйфуллин[d] • Марсель Сәлимҗанов • Ибраһим Сафин • Фатыйх Сибәгатуллин • Тәлгат Сираҗетдинов • Эдуард Ситдыйков • Всеволод Талантов • Илтөзәр Терегулов • Валентин Тронов • Диләрә Тумашева • Алексей Тунаков • Владимир Федотов • Иштван Фодор[d] • Сәламбәк Хаҗиев • Альфред Халиков • Илдус Хәйбуллин • Филзә Хәмидуллин • Мансур Хәсәнов • Теодор Хелльбрюгге[d] • Шамил Чабдаров • Ягъсуф Шәфыйков • Томас Штрайль • Нил Юзиев • Алмаз Юлдашев • Фәйзерахман Юнысов • Разил Вәлиев |
Татарстан темаларда | ||
---|---|---|
Тарих | ||
География |
| |
Сәясәт |
| |
Икътисад | ||
Җәмгыять | ||
Символлар | ||
Мәдәният |
| |
Text is available under the CC BY-SA 4.0 license; additional terms may apply.
Images, videos and audio are available under their respective licenses.