Юлай Шамилоглы
Юлай Шамилоглы | |
---|---|
Туган телдә исем | Юлай Мөхәммәд улы Шамилоглы Юлай Зөфәр улы Әхтәмов |
Туган | 2 май 1958 (66 яшь) АКШ, Нью-Йорк |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | АКШ |
Һөнәре | тарихчы |
Ата-ана |
|
Юлай Шамилоглы, Юлай Мөхәммәд (Зөфәр) улы Шамилоглы (Әхтәмов) (1958 елның 2 мае, АКШ, Нью-Йорк) — америкалы татар галиме һәм тарихчысы, тарих фәннәре докторы, Висконсин-Мэдисон университетының (АКШ) Алман, скандинав һәм славян телләре кафедрасы профессоры һәм Назарбаев университетының (Казакъстан) казакъ теле һәм тюркология кафедрасы мөдире һәм профессоры. Татарстан Фәннәр академиясенең чит ил академигы [1].
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Юлай Шамилоглы 1958 елның 2 маенда Нью-Йоркның Бронкс районында туган. Әтисе Мөхәммәд Шамилоглы Зөфәр Госман улы Әхтәмов исеме белән 1916 елның 22 маенда РИ Уфа губернасы (хәзерге Башкортстанның Чакмагыш районы) Митрәй-Әюп авылында туган. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Ленинград тирәсендә сугыша, алманнарга әсирлеккә эләгә, Миттенвальд лагеренда тотыла, аннан соң Төркиядә яши, 1951 елда Нью-Йоркка килә, 1957 елда АКШ ватандашлыгы ала. Әнисе Фагыйлә (Фаилә) Хөсәен кызы Аги 1922 елның 4 гыйнварында Благовещенск-на-Амуре шәһәрендә туган. Әнисенең ата-бабалары Пенза ягы (хәзерге Мордовиянең Атюрьев районы) Нагур авылыннан. Әнисе ягыннан бабасы Хөсәен Ватандашлар сугышы башлангач, гаиләсе белән Кытайга качып китә, Харбинда төпләнеп, сәүдәгәрлек иткән. Аннан гаилә Төркиягә күченә. Әнисе Фагыйлә Аги Истанбулга дусты (Мәхмүд Ураллы) янына килгән Мөхәммәд Шамилоглыга кияүгә чыгып, 1957 елның октябрендә Нью-Йоркка килә. 1958 елда уллары Шамил, 1959 елда Идел исемле уллары[2] туа.
Юлай Шамилоглы гаиләсе белән Нью-Йоркның Бронкс районында яши. Балалар бакчасыннан алып 6нчы сыйныфка кадәр өйләре янындагы 70нче мәктәптә, 7нче һәм 9нчы сыйныфларда 117нче үсмерләр мәктәбендә укый. Нью-Йорктагы 3 махсус гимназиянең берсе булган Бронкс югары фән мәктәбенә кабул ителә. 1975 елда әлеге мәктәпне тәмамлап, укуын Колумбия колледжында (Нью-Йоркның Колумбия университеты) дәвам итә. Профессор Тибор Халаши-Кун (Tibor Halasi-Kun) җитәкчелегендә тюркология белән фәнни шөгыльләнә башлый. Колумбия колледжында укуының 3нче елында «Якын Көнчыгышның телләре һәм мәдәниятләре» темасын сайлап, гарәп теле, госманлы теле, төрек әдәбияты һ. б. дәресләр ала. Шулай ук француз, рус, венгр, кытай телләрен тирәнтен өйрәнә. Рәсми остазы профессор Кэтлин Р.Ф. Берилл була. Университетны тәмамлаганда Шәрыкны өйрәнү өлкәсендәге Таракнат Дас (Taraknath Das) премиясе белән бүләкләнә.
1978-1979 уку елында Колумбия университетының Тарих департаментына магистратура-докторантурага укырга керә (җитәкчесе профессор Ричард В. Буллиет). Аспирант вакытында беренче зур темасы «Алтын Урда тарихы» була. Магистрлык рефераты «XV―XVIII гасырлар арасындагы Кырым һәм Казан ханлыкларындагы карачы-бәкләр»гә багышлана. 1985 елда «Алтын Урдада ырулар сәясәте һәм иҗтимагый вәзгыять» (ингл. «Tribal Politics and Social Organization in the Golden Horde») темасына диссертация язып, Ph.D. гыйльми дәрәҗәсен ала. Диссертациясен төгәлләгәч, төп ике тема буенча эшли: беренчесе ― «Алтын Урда таркалуда вабаның роле», икенчесе ― Шиһабетдин Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» тарихы.
1983-1986 елларда Блумингтондагы Индиана университетының Урал-Алтай тикшеренүләр департаментында төрки телләр мөгаллиме, гыйльми тикшеренүче.
Бүгенге көндә ул ― Висконсин-Мэдисон университетының (АКШ) Алман, скандинав һәм славян телләре кафедрасы профессоры һәм Назарбаев университетының (Нур-Солтан, Казакъстан) казакъ теле һәм тюркология кафедрасы мөдире һәм профессоры. Ул АКШ һәм Татарстандагы чыганакларга таянып эш йөртә. Казанга беренче тапкыр 1989 елда килә.
Гыйльми кызыксынулар өлкәсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Юлай Шамилоглы – Үзәк Азия телләренең чагыштырма лингвистика мәсьәләләрен өйрәнүче күренекле белгеч. Төрки филология, казакъ, татар, үзбәк телләренең хәзерге һәм тарихи аспектларын, Евразиянең урта гасыр һәм хәзерге чор иҗтимагый, икътисади һәм интеллектуаль тарихын, славян, урал һәм алтай халыкларының телләрен һәм мәдәниятен өйрәнү буенча берничә программа кысаларында әлеге илләрнең мәдәният һәм әдәбият тарихы белән шөгыльләнә. 100гә якын фәнни хезмәт авторы. Аның фәнни җитәкчелегендә 6 докторлык һәм 3 магистрлык диссертациясе якланган [1].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 Иностранные члены АН РТ. Юлай Шамилоглу
- ↑ Идел Шамилоглы ― Албукерке шәһәрендәге Нью-Мексико дәүләт университеты профессоры
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Юлай Шамилоглы. Минем тормыш тарихым. Казан утлары, 2022 ел, март, 162-168нче бит.
- Дания Заһидуллина. Чикләрне тоташтыручы. «Казан утлары», 2022 ел, март, 160-162нче бит.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Иностранные члены АН РТ. Юлай Шамилоглу
- Азатлык радиосына биргән интервью
- Татарлар тапшыруында әңгәмә
- "Нәсыйхәт": Юлай Шамил углы
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Президентлары | Рифкать Миңнеханов (2023-гамәлдә) • Мәгъсүм Сәлахов (2014―2023) • Әхмәт Мазһаров (2006–2014) • Мансур Хәсәнов (1992–2006) |
---|---|
Фәнни-тикшеренү оешмалары | Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты • А.Х.Халиков исемендәге Археология институты • Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты • Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты • Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты • Гамәли эзләнүләр институты • Гамәли семиотика институты • Исламны өйрәнү үзәге • Гаилә һәм демография үзәге |
Фәнни-методик җитәкчелек астында эшләүче оешмалар | Бөтенроссия куллану күләмен үлчәү[d] фәнни-тикшеренү институты • «Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты» (РФА КФҮ) • «Татар агрохимия һәм туфрак белеме фәнни-тикшеренү институты» (РФА КФҮ) • «Татарстан фәнни-техник мәгълүмат үзәге» • «НИИтурбокомпрессор» • «Педагогика, психология һәм социаль проблемалар институты» (РМА[d]) • «Бөтенроссия нефть геологиясе фәнни-тикшеренү институты[d]»ның Казан бүлекчәсе • Перспектив икътисади тикшеренүләр үзәге • Гамәли оптика дәүләт институты • «КНИАТ» Инновацион-технологик үзәге» сәнәгый технологияләр технопаркы • Идел буе углеводород чималы фәнни-тикшеренү институты • Татар агробизнес хезмәткәрләрен әзерләү институты • Үзәк руда булмаган файдалы казылмалар геологиясе фәнни-тикшеренү институты • Нефть ятмаларны эшкәртү ысулларын камилләштерү үзәге • Федераль токсикологик, радиацион һәм биологик иминлек үзәге • «Союзхимпроект» (КНИТУ) • Традицион мәдәниятне үстерү үзәге • «Идел-Чулман дәүләт табигый бисфера тыюлыгы» (РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы) • «ТатНИПИнефть» (Татнефть) • Химик продукциясе дәүләт фәнни-тикшеренү институты • ТР Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте • «ТИСБИ» идарә институты |
Басмалары | «Научный Татарстан» журналы • Татар энциклопедиясе (Tatarica) • Татар энциклопедиясе сүзлеге • «Фән»
нәшрияте • «Фәнни Татарстан» журналы |
Тану ысуллары | Алтын медале • Көмеш медале • Шиһабетдин Мәрҗани премиясе (гуманитар фәннәр) • Хәмид Мөштәри премиясе (математика, механика һәм техник фәннәр) • Гыйлем Камай премиясе (химия) • Владимир Энгелһардт премиясе (биология) • Әбүбәкер Терегулов премиясе (медицина һәм сәламәтлек саклау) • Карл Боль премиясе (ветеринария) • Василий Мосолов премиясе (авыл хуҗалыгы) • Андрей Адо премиясе (аллергология, иммунология һәм гомуми патология) • Виктор Попов премиясе (табигатьне рациональ куллану һәм тирә-як мохитне саклау) • Галимҗан Ибраһимов премиясе (татар телен һәм әдәбиятын өйрәнү) |
Гуманитар фәннәр бүлеге | Җитәкче: Радик Салихов • Хакыйкый әгъзалар: Искәндәр Гыйләҗев • Мирфатыйх Зәкиев • Дания Заһидуллина • Рүзәл Йосыпов • Рәфыйк Мөхәммәтшин • Наил Вәлиев • Айрат Ситдыйков • Индус Таһиров • Рафаил Хәким • Мөхбир-әгъзалар: Мөхәммәтгали Арсланов • Тәлгать Галиуллин • Ким Миңнуллин • Айнур Тимерханов • Фаяз Хуҗин • Шәрәфле әгъзалар: Хәнисә Алишина • Әлфис Гаязов • Михаил Пиотровский[d] • Фрид Рәшитев • Равил Фәйзуллин • Чит илләрдән әгъзалар: Әкмәлетдин Ихсаноглу[d] • Юлай Шамилоглы |
Социаль-икътисади һәм хокук фәннәре бүлеге | Җитәкче: Роза Әхмәдиева • Хакыйкый әгъзалар: Илшат Гафуров • Михаил Щелкунов • Анатолий Краснов • Фәрит Мөхәммәтшин • Марат Сафиуллин • Җәүдәт Сөләйманов • Мидхәт Фарукшин • Александр Яковенко[d] • Мөхбир-әгъзалар: Роза Әхмәдиева • Флүр Баһаутдинов • Валерьян Габделхаков • Елизавета Демидова-Петрова • Рәдиф Җамалетдинов • Сергей Киселев • Газиз Мингалиев • Вадим Хоменко • Сәлимҗан Шәрипов[d] • Шәрәфле әгъзалар: Руслан Гринберг[d] • Талия Хәбриева • Касыйм Йосыпов |
Медицина һәм биология фәннәре бүлеге | Җитәкче: Альберт Ризванов • Хакыйкый әгъзалар: Рәсим Абдрахманов • Динә Гайнетдинова • Альберт Галәвич • Рамил Гәрәев • Ольга Ильинская • Игорь Игнатьев • Андрей Киясов • Марс Михайлов • Алексей Созинов • Альберт Суфианов • Игорь Тарчевский • Рөстәм Хәйруллин • Мөхбир-әгъзалар: Сергей Бойчук • Гөлнар Ваһапова • Илгиз Гатауллин • Хәйдәр Гафаров • Венера Латыйпова • Станислав Мальцев • Эльмира Минһаҗева • Илдус Низамов • Марина Патяшина • Альберт Ризванов • Сергей Рыжкин • Динара Садыйкова • Рифгать Шәһидуллин • Шәрәфле әгъзалар: Ринат Акчурин • Ренад Жданов • Фёдор Севрюков[d] • Чит илләрдән әгъзалар: Абдулла Аббас[d] • Клаус Теодор Прайсснер[d] • Элизабет Танзи[d] • Ганс Хогерзайл[d] |
Авыл хуҗалыгы фәннәре бүлеге | Җитәкче: Айрат Вәлиев • Хакыйкый әгъзалар: Анатолий Краснов • Марсель Таһиров • Җәүдәт Фәйзрахманов • Мөхбир-әгъзалар: Айрат Вәлиев • Роберт Ильязов • Фәнүзә Кадыйрова • Харис Мусин[d] • Рөстәм Равилов • Радик Сафин • Рөстәм Сәхәпов • Шәрәфле әгъзалар: Нәҗип Мәҗитов[d] • Феофан Самуилов • Чит илләрдән әгъзалар: Камиль Окйай Сындыр[d] |
Математика, механика һәм машина белеме[d] фәннәре бүлеге | Җитәкче: Рәшит Низамов • Хакыйкый әгъзалар: Марат Арсланов[d] • Геннадий Дегтярёв • Юрий Гортышов • Илдус Закиров • Рифкать Миңнеханов • • Виталий Паймушин[d] • Ирек Фәхретдинов • Мөхбир-әгъзалар: Фәрит Әбләев • Фаил Әхмәдиев • Семён Насыйров[d] • Игорь Попов • Альфред Сөләйманов • Ибраһим Хисамиев • Шәрәфле әгъзалар: Станислав Васильев • Юрий Ершов[d] • Роберт Нигъмәтуллин • Рафаил Йосыпов • Чит илләрдән әгъзалар: |
Физика, энергетика[d] һәм Җир турында фәннәр бүлеге | Җитәкче: Наил Кашапов[d] • Хакыйкый әгъзалар: Айрат Абдуллин • Илфан Бикмаев • Альберт Гыйльметдинов • Равил Ибәтуллин • Әхәт Ильясов • Ренат Мөслимов • Валерий Песошин • Кев Салихов • Роальд Сәгъдиев • Мәкъзүм Сәләхов • Наил Сәхибуллин • Рәис Хисамов • Ленар Таһиров • Мөхбир-әгъзалар: Линар Әминов • Анастас Бохараев • Владимир Иванов • Адель Надеев • Морат Таһиров • Борис Тимеркәев • Шәрәфле әгъзалар: Илдар Габитов • Марат Гыйльфанов • Михаил Залиханов[d] • Игорь Колодезников • Ирина Ларочкина • Илдус Мәстүкев • Рәшит Сөнәев • Шәфәгать Тәхәветдинов • Чит илләрдән әгъзалар: Любитц Вольфганг[d] • Клаус Мёбиус[de] • Юрген Хенниг[d] • Уве Айххофф[de] |
Химия һәм химик технологияләр[d] бүлеге | Җитәкче: Рифгать Шәһидуллин • Хакыйкый әгъзалар: Сергей Дьяконов • Әхмәт Мазһаров • Рафинат Яруллин • Мөхбир-әгъзалар: Вильям Барабанов • Эльвира Батыева • Фаат Гарифуллин • Герман Дьяконов • Марат Җиһаншин • Александр Копылов • Лилия Никитина • Геннадий Романов • Исмәгыйль Хөснетдинов • Сергей Юшко • Шәрәфле әгъзалар: Александр Берлин • Ренад Сәгъдиев • Илшат Теләшев • Чит илләрдән әгъзалар: Владимир Агабеков[d] |
Хәтер | Яхъя Абдуллин • Сәйяр Айдаров • Вячеслав Алемасов • Николай Алёшин • Жорес Алфёров • Борис Арбузов • Азат Әхмәдуллин • Наил Әхмәтов • Габделхан Әхтәмҗан • Илдар Бәдриев • Шәүкәт Биктимеров • Әгъдәс Борһанов • Эдвард Дж. Бюргер[en] • Солтан Вәлиев • Камил Вәлиев • Гадел Вахитов • Леонид Волгин[d] • Билсур Габделхәев • Илшат Гайсин • Владимир Галкин • Фуат Ганиев • Мәхмүт Гәрәев • Рауис Гәрәев • Миркасыйм Госманов • Үзбәк Госманов • Марат Гыймадиев • Гали Даутов • Надир Дәүләт • Анатолий Дрегалин • Владимир Ефимов[d] • Габдулла Җиһаншин • Мәкъсүт Зарипов • Лидия Зарипова • Диләвер Зөбәеров • Азат Зыятдинов • Борис Иванов • Виктор Иванов • Владимир Иванов • Газыйм Идрисов • Зинфәр Исмәгыйлев • Әбрар Кәримуллин • Петр Кирпичников • Василий Киршин • Сергей Кляшторный[d] • Юрий Кожевников • Александр Коновалов • Юрий Коноплёв • Аркадий Кузнецов • Инна Лещинская • Василий Лихачев • Валерий Лузгин • Валерий Лунин[d] • Фёдор Мадякин • Валерий Максимов • Фоат Мансуров • Герман Марченко • Мирза Мәхмүтов • Туфан Миңнуллин • Сергей Михайлов • Әзһәр Мөхәммәдиев • Данияр Мөштәри • Рәфыйк Нәфыйков • Энгель Неттевич[d] • Рәшид Нугаев • Илдус Нуретдинов • Аркадий Пудовик • Габделхәмит Равилов • Александр Рябов • Илдар Салихов • Ренат Сәйфуллин[d] • Марсель Сәлимҗанов • Ибраһим Сафин • Фатыйх Сибәгатуллин • Тәлгат Сираҗетдинов • Эдуард Ситдыйков • Всеволод Талантов • Илтөзәр Терегулов • Валентин Тронов • Диләрә Тумашева • Алексей Тунаков • Владимир Федотов • Иштван Фодор[d] • Сәламбәк Хаҗиев • Альфред Халиков • Илдус Хәйбуллин • Филзә Хәмидуллин • Мансур Хәсәнов • Теодор Хелльбрюгге[d] • Шамил Чабдаров • Ягъсуф Шәфыйков • Томас Штрайль • Нил Юзиев • Алмаз Юлдашев • Фәйзерахман Юнысов • Разил Вәлиев |
Text is available under the CC BY-SA 4.0 license; additional terms may apply.
Images, videos and audio are available under their respective licenses.