Мишәр диалекты
Мишәр диалекты | |
Барлыкка килү урыны | Мишәрләр |
---|---|
Язу | кирилл язуы |
Нинди веб-биттә тасвирланган | turkic.elegantlexicon.com/lx.php?lx=msh |
Мишәр диалекты яки көнбатыш диалект — татар теленең төп өч диалектларының берсе.
Таралышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мишәр диалектының төп сөйләшләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- сергач сөйләше (Түбән Новгород өлкәсе);
- чистай сөйләше (Татарстан һәм Самара өлкәсе);
- чүпрәле сөйләше (Татарстанның Идел аръягы һәм Чувашия);
- күршә (Тамбов өлкәсе);
- мәләкәс сөйләше (Ульяновск өлкәсе);
- хвалын сөйләше (Ульяновск өлкәсе);
- темников (төмән) сөйләше (Мордовия, Пенза, Тамбов өлкәләре);
- ләмбрә сөйләше (Мордовиянең көньяк-көнчыгышы);
- күзнәй сөйләше (Пенза өлкәсе);
- алтата сөйлөше (Сарытау өлкәсе);
- байкыбаш сөйләше (Башкортстанның төньяк-көнбатышы);
- шарлык сөйләше (Ырынбур өлкәсендә);
- стәрлетамак сөйләше (Башкортстанның көнбатышы, Татарстанның көнчыгышы).
- карсун (Ульяновск өлкәсе);
- мордва-каратай (Татарствнның Кама Тамагы һәм Лаеш районнары);
- чистай керәшеннәре (Татарстанның Кама аръягы);
- тау ягы керәшеннәре (Татарстанның Кайбыч районы);
- кострома (Кострома шәһәре Татар бистәсе);
- волгоград (Волгоград, Әстерхан өлкәләре, Ставрополь крае, Төньяк Кавказ).
- әҗе (Рязань өлкәсе)[1]
Мишәр диалектына хас фонетик үзенчәлекләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]а) ҡ, ғ авазлары к, г булып әйтелә яисә төшеп кала: гадәт — адәт, гафу — афу, гали — али;
ә) а авазы иренләшми, саф кала;
б) өй, ай, әй дифтонглары монофтонглаша — бер аваз булып әйтелә: өй — ү, кайнар — каняр, сөйлә — сүлә;
в) ц, ч, дҗ аффрикатлары бар: цәй, чиләк, дҗиләк;
г) сүз башында җ авазын й ләштерү хас: җил — йил, җир — йир.
Тел галиме, академик Мирфатыйх Зәкиев болай дип яза: «Татар әдәби теленең фонетикасы нигезендә урта (Казан) диалект ятса, морфологик системасын мишәр диалекты тәшкил итә».
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мишәр диалекты | |||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|
Урта диалект | Дөбъяз • Мамадыш • Балтач • Лаеш • Бәрәңге • Норлат • Кама Тамагы • Тархан • Казан арты керәшеннәре (Мишә • Кама • Шошма • Пакшин • Нократ • Кукмара) • Түбән Кама керәшеннәре (Бакалы • Чаллы • Алабуга • Зәй) • Нократ • Касыйм • Бостан • Пермь (Барда) • Минзәлә (Минзәлә • Әгерҗе • Яңавыл • Бәләбәй) • Бөре • Богырыслан • Каргалы • Камышлы • Красноуфим сөйләше • Эчкен • Златоуст • Турбаслы • Тепекәй • Учалы • Кормантау • Татар-каракалпаклар • Әстерхан (Карагаш • Йорт • Алабугат) • Нагайбәк | ||||||
Көнбатыш Себер диалектлары |
| ||||||
Шулай ук карагыз |
Text is available under the CC BY-SA 4.0 license; additional terms may apply.
Images, videos and audio are available under their respective licenses.