Мәләкәс сөйләше
Мәләкәс сөйләше | |
Үзисем: |
татарча |
---|---|
Илләр: | |
Төбәкләр: |
Сембер өлкәсенең төньяк-көнчыгышы, Самар өлкәсенең төньяк-көнбатышы |
Классификация | |
Төркем: |
Мәләкәс сөйләше (рус. мелекесский говор) — татар теленең мишәр диалекты сөйләше, ч-ләштерүче сөйләш булып тора[1]. Мәләкәс сөйләше Сембер өлкәсенең төньяк-көнчыгышын, Самар өлкәсенең төньяк-көнбатыш өлешен биләп тора. Ул төньяктан чистай, өлешчә урта диалектның Тау ягы сөйләшләре (тархан сөйләше) белән чикләнә.[2].
Таралышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мәләкәс сөйләше Сембер өлкәсенең төньяк-көнчыгышын, Самар өлкәсенең төньяк-көнбатыш өлешен биләп тора.[2]
Үзенчәлекләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Фонетик билгеләре
Сөйләштә постпалатализация һәм ирепалатализация күренешләре (калынайту) башка сөйләшләргә караганда күбрәк, активрак кулланыла: корка (күркә), янаша (янәшә), мына (менә),
«Ц» авазы белән беррәттән «ч» («тч») авазы да ишетелә: петчэн (печән), пытчкы тибында. Ләкин бу күренеш ц авазына караганда сирәгрәк, азрак күзәтелә.
Дифтонгларның монофтонглашуы: сүлэү (сөйләү), үлэнү (өйләнү), ү (өй), арьан (әйрән).
Иренләшкән у — ү, о — ө сузык авазлары делабиализацияләнәләр: шылай (шулай), бы (бу).
Т, р тартыкларын өстәп сөйләү; цабырту (чабыру), күләткә (күләгә).
Тартык авазларны һәм иҗекләрне төшереп сөйләү: урдык, (урындык), дәшү (эндәшү), тее (теге), тагы (тагын), тирмән (тегермән),[2]
- Граматик билгеләре
-гы, -ге аффиксы, кели ярдәмче фигыле белән берлектә, теләкне белдерә: эцкем кели (эчәсем килә) алгым кели (аласым килә).
Киләчәк заман хикәя фигыль кыскартылган кушма -ымын, -емен аффиксы ярдәмендә ясала: барымын (барырмын), асырымын (асрармын), килерем (килермен), йярем (йөрермен).
Әдәби телдәге хәл фигыль формасы -ганчы, -гәнче урынына -гынца, -генцә кулланыла: катькынца (кайтканчы), киткенцә (киткәнче).
Киләчәк заман хикәя фигыльнең юклык формасы 1 нче затта -мас, -мәс аффиксы ярдәмендә бирелә: бармасмын (бармамын), бармасбыз (бармабыз), килмәсмен (килмәмен), килмәцбез (килмәбез).[2]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Садыйкова 3.Р. Мәләкәс сөйләше // Татар халык сөйләшләре: Ике китапта. – Икенче китап. – Казан: Мәгариф, 2008. – 96–109 б.
- Булатова М.Р. Мелекесский говор мишарского диалекта татарского языка: морфологические и лексические особенности // Актуальные проблемы казахского языкознания: Материалы международной научно-практической конференции, посвященной 80-летию профессора Б.К. Калиева. – Алматы: изд. КазУМОиМЯ имени Абылай хана, 2019. – С. 156-158.
Мишәр диалекты | |||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|
Урта диалект | Дөбъяз • Мамадыш • Балтач • Лаеш • Бәрәңге • Норлат • Кама Тамагы • Тархан • Казан арты керәшеннәре (Мишә • Кама • Шошма • Пакшин • Нократ • Кукмара) • Түбән Кама керәшеннәре (Бакалы • Чаллы • Алабуга • Зәй) • Нократ • Касыйм • Бостан • Пермь (Барда) • Минзәлә (Минзәлә • Әгерҗе • Яңавыл • Бәләбәй) • Бөре • Богырыслан • Каргалы • Камышлы • Красноуфим сөйләше • Эчкен • Златоуст • Турбаслы • Тепекәй • Учалы • Кормантау • Татар-каракалпаклар • Әстерхан (Карагаш • Йорт • Алабугат) • Нагайбәк | ||||||
Көнбатыш Себер диалектлары |
| ||||||
Шулай ук карагыз |
Text is available under the CC BY-SA 4.0 license; additional terms may apply.
Images, videos and audio are available under their respective licenses.