Спас районы гербы
Спас районы гербы | |
Нигезләнү датасы | 20 август 2005 |
---|
Спас районы гербы — Татарстан «Республикасы Алабуга муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең рәсми символы булган танып-белү-хокукый билгесе. Герб 2005 елның 20 августында Спас район халык депутатларының 2-27 сессиясендә расланган.[1]
Герб Россия Федерациясенең Дәүләт геральдия регистрына 2001 номеры белән 20 нче номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт геральдия реестрына кертелгән.
Герб тасвирламасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«Яшел җир өстендәге алтын җирлектә ике катлы, тешле, кара капка а́ркалы һәм югары катында шундый ук тәрәзәле көмеш манара». [2]
Герб символикасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хәзерге Татарстанның Спас районы гербы Казан губернасының Спасск тарихи гербы нигезендә төзелә. Бу герб, иске стиль буенча, 1781 елның 18 октябрендә Иң югарыда раслана, андагы асвирламасы түбәндәгечә: «Калканның югары өлешендә Казан гербы. Түбәнендә алтын кырда борынгы манара, ул бу яңа шәһәр янында борынгыда татар шәһәре Болгар булганлыгы билгесе. Андагы манаралар хәзерге вакытта да җимерелмәгән килеш торадыр».
Герб композициясе хәзерге район территориясендә Спас җиренең бай тарихына Идел-Кама Болгариясенең (X-XIV гасыр) борынгы башкаласы булганын сөйли.
Геральдикадагы манара — терәк, ышанычлылык, рух ныклыгы символы.
Алтын хөрмәтне, байлыкны, тотрыклылыкны, интеллектны символлаштыра.
Көмеш — чисталык, камиллек, сафлык, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.
Яшел төс — сәламәтлек, табигать, тормыш үсеше символы.
Кара төс — мәңгелек, зирәклек, тыйнаклык символы.
Герб тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Спас районының рәсми гербы өчен Спасск тарихи гербын реконструкцияләү Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдия советы тарафыннан Россия геральдистлар союзы белән берлектә түбәндәге составта башкарылды: Рамил Хәйретдинов (Казан шәһәре), Радик Салихов (Казан шәһәре), Григорий Бушканец (Казан шәһәре), Константин Моченов (Химки шәһәре), Кирилл Переходенко (Конаково шәһәре), Оксана Афанасьева (Мәскәү шәһәре), Камил Нугаев (Болгар шәһәре), Рафаил Мәхмүтов (Болгар шәһәре).
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Государственные и муниципальные символы республики татарстан = Татарстан республикасы дәүләт һәм муниципаль символлары = State and municipal symbols of the Republic of tatarstan.. — Казань: Татарское книжное издательство, 2017. — С. 89-92. — 248 с.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Татарстан темаларда | ||
---|---|---|
Тарих | ||
География |
| |
Сәясәт |
| |
Икътисад | ||
Җәмгыять | ||
Символлар | ||
Мәдәният |
| |
Text is available under the CC BY-SA 4.0 license; additional terms may apply.
Images, videos and audio are available under their respective licenses.