Орион йолдызлыгы
Орион | |
---|---|
сурәтне зурайтырга өчен чиртегез | |
Латинча исем | Orion (иял. к.: Orionis) |
Кыскартма | Ori |
Нигез | Орион |
Туры калкулык | 4сәг 37мин тан 6сәг 18мин кача |
Авышлык | −11° тан +22° 50′ кача |
Мәйдан | 594 кв. градус (26 урын) |
Иң якты йолдызлар (зурлык < 3m) |
|
Метеор агымнары |
|
Янәшә йолдызлыклар | |
Йолдызлык +79° тан −67° кача киңлекләрендә күренә. Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — гыйнвар. | |
Орио́н йолдызлыгы (шулай ук Көянтә йолдызлыгы; лат. Orion) — күк йөзенең экватор йолдызлыгы. Бу йолдызылыкта 0 нчы дәрәҗә зурлыктагы ике йолдыз, 2 нче дәрәҗә — 5 йолдыз, 3 нче дәрәҗә — 4 йолдыз бар, өстәвенә кайберләре үзгәрмә йолдызлар булып торалар.
Йолдызлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Орион α — Бителҗәүза (гарәп. ابط الجوزاء ибт әл-җәүза’ — «Бәйленең култык асты»[1][2], монда «Бәйле» астында Орион күздә тотыла; рус. Бетельгейзе), ярымдөрес үзгәрмә йолдыз, аның ялтыравы +0,2 дән +1,2 гә кадәр үзгәрә һәм уртача +0,7 тигез. Бу астрономларга мәгълүм булган иң зур йолдызлардан берсе йолдыз Җирдән 643 ± 146 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Бителҗәүза Кояштан якынча 140 000 тапкыр яктырак һәм аның диаметры Кояшныкыннан якынча 1180 тапкыр зуррак.
Орион β — Риҗел (гарәп. رجل الجبار риҗл әл-җәббар — «Орионның аягы»[3]; рус. Ригель), +0,18 йолдызча зурлыктагы аклы-күкле үтә зур йолдыз. Бу йолдыз якынча 773 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Риҗел Кояштан 85 000 тапкыр яктырак һәм аның диаметры Кояшныкыннан 78 тапкыр зуррак.
Орион γ — Беллатрикс (лат. Bellātrix — «сугышчы хатын»), +1,64 йолдызча зурлыктагы аклы-күкле үтә зур йолдыз. Беллатрикс Кояштан 4000 тапкыр яктырак һәм аның диаметры Кояшныкыннан 5,7 тапкыр зуррак. Ә өслегенең температурасы 21500 К тигез.
Орион δ — Минтака (гарәп. منطقة минтақа — «билбау»[4]), катлаулы йолдыз, аның ялтыравы +2,26 дән +2,14 гә кадәр үзгәрә.
Орион ε — Әлнизам (гарәп. النظام ән-низам — «энҗе җебе»; рус. Альнилам), +1,69 йолдызча зурлыктагы күк үтә зур йолдыз. Минтака һәм Әлнитак йолдызлары белән «Орион Билбавыны» тәшкил итә.
Орион ζ — Әлнитак (гарәп. النطاق ән-нитақ — «кушак»; рус. Альнитак), +1,72 йолдызча зурлыктагы өчле йолдыз. Бу йолдыз якынча 817 яктылык елы ераклыкта урнашкан.
Орион κ — Сәеф (гарәп. سيف сәеф — «кылыч»[5], Орионның кылычы күздә тотыла; рус. Саиф), +2,06 йолдызча зурлыктагы йолдыз. Бу йолдыз якынча 720 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Сәеф Кояштан 57 500 тапкыр яктырак һәм аның диаметры Кояшныкыннан 11 тапкыр зуррак. Ә өслегенең температурасы 26 000 К тигез.
Тарих һәм исемнәр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» птолемейныкы бор. грек. Ὠρίων исемене гарәп теленә «җәббар» һәм «җәүза» сүзләре белән тәрҗемә иткән[6]. Татар халкы, бөтен гарәп-мөселман мәдәнияте бер өлеше буларак, әүвәл йолдызлыкның Җәббар (иске тат. جبار) гарәп исеме да кулланды[7], әмма хәзерге вакытта бу исем кулланмый.
Сурәтләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]-
Орион Билбавы
-
Орион Билбавы йолдызларының фотосурәте
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Ибыт — култык асты. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 145.
- ↑ Джауза — «Сопряженный»; ибт ал-джауза — «подмышка Сопряженного». — Звездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 184.
- ↑ Риҗел — аяк; Җәббар — Орион. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге.
- ↑ Минтака — билбау, кушак, кәмәр, эзәр, пута. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 261.
- ↑ Сәеф — кылыч. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 516.
- ↑ Звездный каталог ал-Бируни. — С. 184.
- ↑ Җәббар — бик көчле, бик куәтле, зур көч (куәт) иясе; Орион. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 770.
Орион йолдызлары | |
---|---|
Байер | α (Бителҗәүза) • β (Риҗел) • γ (Беллатрикс) • δ (Минтака) • ε (Әлнизам) • ζ (Әлнитак) • η (Сәефелҗәббар) • θ¹ (Орион Трапециясе: θ¹ A • θ¹ B • θ¹ C • θ¹ D) • θ² • ι (Нәййирелсәеф) • κ (Сәеф) • λ (Мәйсан) • μ • ν • ξ • ο¹ • ο² • π¹ • π² • π³ • π4 • π5 • π6 • ρ • σ • τ • υ (Сабит) • φ¹ • φ² • χ¹ • χ² • ψ • ω • b • c • d • e • f¹ • f² • g • h • i • k • l • m • n¹ • n² • o • p • A |
Флемстид | 1 (π³) • 2 (π²) • 3 (π4) • 4 (ο¹) • 5 • 6 (g) • 7 (π¹) • 8 (π5) • 9 (ο²) • 10 (π6) • 11 • 12 • 13 • 14 (i) • 15 • 16 (h) • 17 (ρ) • 18 • 19 (β, Риҗел) • 20 (τ) • 21 • 22 (o) • 23 (m) • 24 (γ, Беллатрикс) • 25 • 26 • 27 (p) • 28 (η, Сәефелҗәббар) • 29 (e) • 30 (ψ) • 31 • 32 (A) • 33 (n¹) • 34 (δ, Минтака) • 35 • 36 (υ, Сабит) • 37 (φ¹) • 38 (n²) • 39 (λ, Мәйсан) • 40 (φ²) • 41 (θ¹, Орион Трапециясе: θ¹ A • θ¹ B • θ¹ C • θ¹ D) • 42 (c) • 43 (θ²) • 44 (ι, Нәййирелсәеф) • 45 • 46 (ε, Әлнизам) • 47 (ω) • 48 (σ) • 49 (d) • 50 (ζ, Әлнитак) • 51 (b) • 52 • 53 (κ, Сәеф) • 54 (χ¹) • 55 • 56 • 57 • 58 (α, Бителҗәүза) • 59 • 60 • 61 (μ) • 62 (χ²) • 63 • 64 • 65 • 66 • 67 (ν) • 68 • 69 (f¹) • 70 (ξ) • 71 • 72 (f²) • 73 • 74 (k) • 75 (l) |
Якындагы | GJ 3379 • Глизе 205 • Росс 47 • Глизе 223.2 • GJ 1087 • π³ • χ¹ |
Башка | S • HD 36960 |
Исемлек |
21 төньяк | Дөббеләсгар (Кече Җидегән) | Дөббеләкбәр (Зур Җидегән) | Аждаһа | Кефей / Янучан | Кычкыручы / Улаучы (Үгезкөтүче) | Хәер Табагы (Төньяк Таҗ) | Тезләнүче (Геркулес) | Лира / Кимвал | Таир / Дөҗаҗ (Аккош) | Зателкөрси (Кассиопея) | Персей / Хамил Рәэселгул | Тезген Тотучы (Олаучы) | Еланнарны Тылсымлаучы (Еланлы) | Хәйя (Елан) | Сәһем / Туку Станы (Ук) | Каракош | Дельфин | Кыйтгателфәрәс (Кече Ат) | Фәрәселзөлҗәнах (Пегас) | Андромеда | Мөсәлләс (Өчпочмак) |
---|---|
12 зодиак | |
15 көньяк |
Text is available under the CC BY-SA 4.0 license; additional terms may apply.
Images, videos and audio are available under their respective licenses.