For faster navigation, this Iframe is preloading the Wikiwand page for Зур Җидегән йолдызлыгы.

Зур Җидегән йолдызлыгы

Зур Җидегән
Зур Җидегән
Зур Җидегән

сурәтне зурайтырга өчен чиртегез

Латинча исем Ursa Major
(иял. к.: Ursae Majoris)
Кыскартма UMa
Нигез Җидегән, Аю
Туры калкулык 7h 58m тан
14h 25m кача
Авышлык +29° тан
+73° 30′ кача
Мәйдан 1280 кв. градус
(3 урын)
Иң якты йолдызлар
(зурлык < 3m)
  • Алиот (ε) — 1,76m
  • Дубхе (α) — 1,81m
  • Бенетнаш (η) — 1,86m
  • Мицар (ζ) — 2,23m
  • Мерак (β) — 2,34m
  • Фекда (γ) — 2,41m
Метеор агымнары
  • Урсалылар
  • Леолылар-Урсалылар
  • Апрель Урсалылары
Янәшә йолдызлыклар
Йолдызлык +90° тан −16° кача киңлекләрендә күренә.
Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — март.

Зур Җидегән йолдызлыгы (шулай ук тик Җидегән, Тустаган йолдыз, Чүмеч йолдыз; Зур Аю, лат. Ursa Major) — күк йөзенең төньяк ярымшардагы йолдызлык. Җидегән йолдызлыгының җиде йолдызы чүмечкә охшаган фигураны тәшкил итәләр. Ике иң якты йолдыз — Алиот һәм Дубхе — +1,8m күренмә йолдызча зурлыктагы. Ике читтәге (α һәм β) йолдыз буенча Тимерказыкны табарга мөмкин. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары мартапрель айларында була. Россиянең бөтен территориясендә ел буе күренә.

Җидегән йолдызлыгы мәйданы буенча өченче йолдызлык. Аның иң якты җиде йолдызы Зур Чүмечне тәшкил итәләр. Зур Чүмечнең бөтен йолдызларының үз гарәп исемнәре бар:

  • α — Дубхе (бозылган дөбб — «аю», гарәп. كاهل الدّبкаһил әд-дөбб — «аюның аркасы»);
  • β — Мәрәк (гарәп. المراق‎ — «корсак»; рус. Мерак);
  • γ — Фекда («бот», гарәп. فخذ الدب‎ — «аюның боты»);
  • δ — Мәгъриз (гарәп. المغرز‎ — койрык «баш»ы; рус. Мегрец);
  • ε — Әлҗун (гарәп. الجون‎ — «кара ат»; рус. Алиот);
  • ζ — Мизар (гарәп. المئزر‎ — «алъяпкыч», монда койрык «урта»сы; рус. Мицар);
  • η — Бәнәтнаш яки Әлкаид (гарәп. القائد بنات النعشал-каид банат на'ш — «яслатучылар башлыгы»).

Тарих һәм исемнәр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Зур Аю (Зур Җидегән) йолдызлыгының нөҗүм харитасы. 1825 ел

Татарларда бу йолдызлыкны Зур Җидегән дип атыйлар. Җидегән — ул җиде карак (бу риваять турында Кече Җидегән йолдызлыгы мәкаләдә укыгыз). Башка халыкларда бу йолдызлыкны Зур Аю (лат. Ursa Major, гарәп. الدب الأكبرәд-дөбб әл-әкбәр, рус. Большая Медведица) дип атыйлар. Йолдызлыкны Зур Аю (Зур Җидегән), якындагы Кече Аю (Кече Җидегән) аермалы буларак, атыйлар.

Борынгы греклар карашлары буенча Зур Җидегән йолдызлыгы — бу Зевсның сөяркәсе аю кыяфәтендә Каллистоның катастеризмы яки аның даясы нимфа Мелиссаның катастеризмы. Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» птолемейныкы бор. грек. άρκτος μεγάλη исемене гарәп теленә «әд-дөбб әл-әкбәр» сүзләре белән тәрҗемә иткән[1]. Татар халкы, бөтен гарәп-мөселман мәдәнияте бер өлеше буларак, әүвәл йолдызлыкның Дөббеләкбәр (иске тат. دﺐالاكبر‎) гарәп исеме да кулланды[2], әмма хәзерге вакытта бу исем кулланмый.

  1. Звездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 177.
  2. Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 120.
{{bottomLinkPreText}} {{bottomLinkText}}
Зур Җидегән йолдызлыгы
Listen to this article

This browser is not supported by Wikiwand :(
Wikiwand requires a browser with modern capabilities in order to provide you with the best reading experience.
Please download and use one of the following browsers:

This article was just edited, click to reload
This article has been deleted on Wikipedia (Why?)

Back to homepage

Please click Add in the dialog above
Please click Allow in the top-left corner,
then click Install Now in the dialog
Please click Open in the download dialog,
then click Install
Please click the "Downloads" icon in the Safari toolbar, open the first download in the list,
then click Install
{{::$root.activation.text}}

Install Wikiwand

Install on Chrome Install on Firefox
Don't forget to rate us

Tell your friends about Wikiwand!

Gmail Facebook Twitter Link

Enjoying Wikiwand?

Tell your friends and spread the love:
Share on Gmail Share on Facebook Share on Twitter Share on Buffer

Our magic isn't perfect

You can help our automatic cover photo selection by reporting an unsuitable photo.

This photo is visually disturbing This photo is not a good choice

Thank you for helping!


Your input will affect cover photo selection, along with input from other users.

X

Get ready for Wikiwand 2.0 🎉! the new version arrives on September 1st! Don't want to wait?