Ирзә теле
Ирзә теле | |
Үзисем: |
Э́рзәнь кель |
---|---|
Илләр: | |
Төбәкләр: |
Мордовия җөмһүриᴙтсы, |
Рәсми халәт: |
Мордовия җөмһүриᴙтсы |
Сөйләшүчеләр саны: | |
Дәрәҗә: |
500 мең кеше |
Халәт: | |
Классификация | |
Төркем: | |
Язу: | |
Тел кодлары | |
ГОСТ 7.75–97: |
эрз 835 |
ISO 639-1: |
— |
ISO 639-2: | |
ISO 639-3: |
Ирзә[3] теле (эрз. эрзәнь кель; мукш. эрзәнь кәль) – мордва теленең бер юнәлеше. Ирзә теле фин-угыр телләре гаиләсенә керә. Рус һәм мукшы телләре белән официаль Мордовия җөмһүриᴙтендә дәүләт теле булып санала.
Бу телдә якынча 500 мең кеше сөйләшә. Мордовия җөмһүриᴙтенең төньяк, көнчыгыш һәм төньяк-көнбатыш якларында, җөмһүриᴙткә якын тирә-яктагы Нижгаp, Пинзə, Самара, Сарытау, Ырынбур, Сембер өлкәләренең, Чуашстан, Башкортстан һәм Татарстан җөмһүриᴙтләренең кайбер урыннарында ирзә теле кулланучыларын очратып була. Чит илләрдә дә (Әрмәнстан, Эстония, Казакъстан һ.б.) ирзә телендәге диаспоралар очрый. Ирзә телендә хәзерге заманда үзгәрешсез (нәкъ yрыс телендәге кебек) Кирилл әлифбасында язалар. Ирзә теле Урал телләр гаиләсе телләренең мордва тармагына керә. Ирзә теле мукшы теленә бик тә охшаш, әмма фонетикада, морфологиядә һәм сүзлек составында аермалары бар.
Морфология
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Башка барлык Урал тел гаиләсе телләре кебек ирзә теле агглюнатив тел булып тора, грамматик нисбәтләр суффикслар ярдәмендә чагылдырыла.
Кириллик әлифба
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хәзерге эрзя әлифбасы рус теле өчен кебек шул ук:
А
/a/Б
/b/В
/v/Г
/ɡ/Д
/d/Е
/je/Ё
/jo/Ж
/ʒ/З
/z/И
/i/Й
/j/К
/k/Л
/l/М
/m/Н
/n/О
/o/П
/p/Р
/r/С
/s/Т
/t/У
/u/Ф
/f/Х
/x/Ц
/t͡s/Ч
/t͡ʃ/Ш
/ʃ/Щ
/ʃt͡ʃ/Ъ
/-/Ы
/ɨ/Ь
/◌ʲ/Э
/e/Ю
/ju/Я
/ja/
Ф, х, щ һәм ъ хәрефләре бары тик рус теленнән алынма сүзләрдә кулланыла. 1929 елга кадәр эрзя әлифбасының юрамасында кайбер басмаларда өстәмә хәреф Кириллик лигатура Н Г (Ҥ ҥ) кертелгән булган (мәсәлән. Евсевьев, 1928).
Альвеоляр тартыклар т, д, ц, с, з, н, л, һәм р белән комбинациядә, сузык хәрефләр рус телендә кебек рәвештә гади һәм палатизальләшкән артикуляциядә үзгәрә: а, э, ы, о, у гади альвеолярлардан соң бара, шул ук вакытта я, е, и, ё, ю палатализальләшкән альвеолярлардан соң килә, мәсәлән: та /ta/, тє /te/, ты /ti/, то /to/, ту /tu/ vs. тя /tʲa/, те /tʲe/, ти /tʲi/, тё /tʲo/, тю /tʲu/. Әгәр дә шуннан соң сузык аваз булмаса, палатализация ь белән күрсәтелә, мәсәлән ть /tʲ/. Альвеоляр булмаган тартыклардан соң, бары тик а, е, и, о, у була, мәсәлән, па /pa/, пе /pe/, пи /pi/, по /po/, пу /pu/.
Латин әлифбасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Латин әлифбасы рәсми рәвештә Түбән Идел краеның хөкүмәте тарафыннан 1932 елда хупланган булган, әмма беркайчан да кулланылмаган булган:
- a в c ç d ә e f g y i j k l m n o p r s ş t u v x z ƶ ь
Латин әлифбасының хәзерге заман юрамасы бар:
- a b c č ć d ď e f g h i j k l ľ m n ń o p r ŕ s š ś t ť u v y z ž ź
Сингармонизм
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Күп башка Урал телләр гаиләсе телләрендә кебек, эрзя теленә сингармонизм законы хас. Күпчелек тамырларда я алгы сузыклар (/i/ /e/), я арткы сузыклар (/u/, /o/) бар. Өстәвенә, урта сузыклар белән барлык суффиксларның ике формасы бар: кулланасы форма тамырның соңгы иҗеге белән билгеләнә. Чагыштырма килештә -шка (ška) "зурлыгында" һәм пролативта -ка/-га/-ва (ka/ga/va) "хәрәкәт фигыльләре һәм торыш белән кулланылган пространство күпноктасы" булган түбән (/a/) сузыгы арткы сузык булып тора һәм сингармонизм законы буенча үзгәртелми.
Сингармонизм кагыйдәләре түбәндәгечә:
- Әгәр дә сүзнең соңгы иҗегендә алгы сузык булса, суффиксның алгы формасы кулланыла: веле (veĺe) "авыл", велесэ (veĺese) "авылда"
- Әгәр дә сүзнең соңгы иҗегендә арткы сузык булса һәм аннан соң гади (палатизальләшмәгән) тартыклар булса, суффиксның арткы формасы кулланыла: кудо (kudo) "өй", кудосо (kudoso) "өйдә"
Шулай да арткы сузыктан соң палатизальләшкән тартык яки палаталь шуу булса, сингармонизм законы кулланылмый һәм суффиксның "алгы" формасы кулланыла: кальсэ (kaĺse) "тал белән", ойсэ (ojse) "май белән". Шуңа охшаш рәвештә әгәр дә алгы сузык тамырыннан соң түбән арткы суффикс булса, аннан соң килүче иҗекләрдә арткы гармония була: велеванзо (veĺevanzo) "аның авыллары аша".
Шулай итеп тамырларда сузыклар гармониясенең тоела торган бозылулары, мәсәлән, узере (uźere) "балта", суре (suŕe) "җеп (кыл)" чынлыкта /zʲ/ һәм /rʲ/ палатизальләшкән тартыкларына күрә.
Алгы сузык гармониясендә бер чыгарылма ахыргы булмаган /lʲ/-да күзәтелә, мәсәлән, асфальтсо (asfaĺtso) "асфальт белән".
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- А.И. Брыжинский, О.В. Пашутина, Е.И. Чернов. Писатели Мордовии Биобиблиографический справочник. Саранск: Мордовское Книжное Издательство, 2001. ISBN 5-7595-1386-9.
- Василий Дёмин. Сюконян тенк... Эрзянь писательде ёвтнемат. Саранск, 2005. ISBN 5-7595-1665-5.
- Ksenija Djordjevic & Jean-Leo Leonard. Parlons Mordve. Paris: L'Harmattan, 2006, ISBN 2-296-00147-5.
- Макар E. Евсевьев. Основы мордовской грамматика, Эрзянь грамматика. С приложением образцов мокшанских склонений и спряжений. Москва: Центральное издательство народов СССР, 1928.
- Jack Rueter. Adnominal Person in the Morphological System of Erzya. Suomalais-Ugrilaisen Seuran Toimituksia 261. Helsinki: Suomalais-Ugrilainen Seura, 2010, ISBN 978-952-5667-23-3 [print], ISBN 978-952-5667-24-0 [online].
- Д.В. Цыганкин. Память запечатленная в слове: Словарь географических названий республики Мордовия. Саранск, 2005. ISBN 5-7493-0780-8.
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тышкы сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарча-русча-мукшыча-ирзәчә сөйләүлек. 2016 елның 8 март көнендә архивланган.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 Ethnologue — 25, 19 — Dallas, Texas: SIL International, 1951. — ISSN 1946-9675
- ↑ Красная книга языков ЮНЕСКО
- ↑ Әҗе авылы., archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2014-10-15
Русия Федерациясенең дәүләт теле | ||
---|---|---|
Федерация субъектларының дәүләт телләре | абазин • авар • агул • адыгэ • әзери • башкорт • бурят • даргин • ингуш • кабарда-чиркәс • калмык • карачай-балкар • коми • комык • көньяк алтай • кырымтатар • лак • лезгин • мукшы • нугай • осетин • рутул • табасаран • тат • татар • тыва • удмурт • украин • хакас • цахур • чечен • чирмеш • чуаш • эрзә • якут | |
Рәсми хәләтенә ия телләр | ||
Русия телләре: Русия халыклары телләрендәге Википедияләр • Русия халыклары әдәбияты • Русия халыклары җырлары • Русия телләрендә сүзлекләр • Русия телләрендә ММЧ |
Фин-угыр телләре | ||
---|---|---|
Угыр төркеме | ||
Перем төркеме | ||
Чирмеш төркеме | Чирмеш теле (болын чирмеш теле, тау чирмеш теле) | |
Мордва төркеме | ||
Фин төркеме | ||
Саам төркеме | Саам теле (анараш саам теле, давви саам теле, кильдин саам теле, колтта сам теле, оарьел саам теле, юлев саам теле) | |
Борынгы заман үле телләре | Меря теле (†) • Мещёра теле (†) • Муром теле (†) |
Text is available under the CC BY-SA 4.0 license; additional terms may apply.
Images, videos and audio are available under their respective licenses.