Шакир Янбаев
Шакир Янбаев Шакир Янбаев | |
---|---|
Шакир Янбаев | |
Тугач бирелгән исеме: | Шакир Махиян улы Янбаев |
Туу датасы: | 29 ноябрь 1925 |
Туу урыны: | Күгәрчен районы, Бикбулат авылы |
Үлем датасы: | 3 июнь 2005 (79 яшь) |
Үлем урыны: | Уфа |
Ватандашлык: | ССРБ→ Россия |
Эшчәнлек төре: | язучы |
Иҗат итү еллары: | 1966-2005 |
Юнәлеш: | проза |
Жанр: | роман, повесть |
Иҗат итү теле: | башкорт теле |
Дебют: | «Үләндәге чыклар» (1966) |
Бүләкләр: |
Шакир Янбаев (Шакир Махиян улы Янбаев, баш. Шакир Мәхийән улы Янбаев) – язучы. Бөек Ватан сугышында катнашкан.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1925 елның 29 ноябренда БАССР Җылаер кантоны (хәзерге Күгәрчен районы) Бикбулат авылында туган. Уфада музыка училищесын (1952), Мәскәүдә әдәбият институтын (1957) тәмамлый. Морак мәктәбенең 10- сыйныфыннан Совет Армиясенә алына.
Бөек Ватан сугышында
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бөек Ватан сугышында хәрби машина йөртүче булып катнаша. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Сугыштан соң, Күгәрчен районы мәктәпләрендә укыта. Студент чагыннан Уфада радиокомитетта диктор (1950-1952) һәм мөхәррир булып эшли башлый. «Агыйдел» журналында баш мөхәррир урынбасары (1968-1978).
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ш. Янбаев - үзенчәлекле хикәя остасы, әсәрләрендә замандашының мавыктыргыч образларын тудырды. Беренче китабы – «Үләндәге чыклар» (1966). «Яшәү согы» (1971), «Җирем-җиде кат» (1972), «Кемне генә җир күтәрми» (2000) исемле хикәя һәм повестьлар җыентыкларын бастырды. Геологлар турында «Зәңгәр чатыр» (1976), ГРЭС төзелешенең авыл халкына тәэсире турында «Бүә буйкайлары сары тал» (1987) романнарын язды.
2007 елда Казанда «Диңгез акчарлагы» китабы нәшер ителде.[1]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- II дәрәҗә Ватан сугышы ордены
ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1972)
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1. Г. Әпсәләмов. Мәхәббәт-дөнья яме. «Агыйдел», 1971, № 10.
2. Х. Гыйләҗев. «Зәңгәр чатыр» романына йомгаклау сүзе. Уфа, 1983.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988 (башк.)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Text is available under the CC BY-SA 4.0 license; additional terms may apply.
Images, videos and audio are available under their respective licenses.