For faster navigation, this Iframe is preloading the Wikiwand page for Татьяна Воропаева.

Татьяна Воропаева

Татьяна Воропаева
Туган телдә исем рус. Татьяна Васильевна Воропаева
Туган 17 апрель 1954(1954-04-17) (70 яшь)
СССР, РСФСР, Куйбышев өлкәсе, Жигулёвск
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре укытучы, район башлыгы, депутат
Балалар улы, кызы
Бүләк һәм премияләре
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
"Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" ордены «Фидакарь хезмәт өчен» медале
Татарстанның атказанган укытучысы

Татьяна Воропаева, Татьяна Василий кызы Воропаева (рус. Татьяна Васильевна Воропаева, 1954 елның 17 апреле, СССР, РСФСР, Куйбышев өлкәсе, Жигулёвск) ― Татарстанның мәгариф, хуҗалык һәм сәяси эшлеклесе, 2009―2014 елларда Зәй районы башлыгы, 2014―2019 елларда V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы («Бердәм Россия» фиркасеннән) депутаты. Татарстанның атказанган укытучысы (2003), халык мәгарифе отличнигы (1996).

1954 елның 17 апрелендә Куйбышев (1992 елдан Самара) өлкәсе Жигулёвск шәһәрендә туган. Татьянага 4 яшь булганда, әти-әнисе Татарстан АССРга, ул вакытта Бөтенсоюз удар комсомол төзелеше булган Зәй ДРЭСы төзелешенә күчеп килгән [1].

1971―1972 елларда Зәй шәһәре «Дружная семейка» балалар бакчасы тәрбиячесе булып эшләгән. «Рус теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча Алабуга дәүләт педагогия институты филология факультетының рус бүлеген тәмамлаган (1976).

1976―1978 елларда ― АДПИ ВЛКСМ комитетының азат ителгән сәркатибе.

1978 елдан ВЛКСМның Зәй район комитетында: өченче, икенче, беренче сәркатип.

1985―1994 елларда Зәй урта һөнәри-техник училищесында (1994 елдан 86нчы һөнәри лицей, 2008 елдан политехника көллияте) тарих укытучысы булып эшли.

1994―2002 елларда ― 86нчы һөнәри лицейның (2008 елдан политехника көллияте) (беренче) директоры. Укытучы, соңрак директор хезмәте өчен дәүләт бүләкләре алган.

2002―2004 елларда – Зәй районы һәм шәһәре хакимияте аппараты җитәкчесе.

2004―2006 елларда – Зәй районы һәм шәһәре хакимияте башлыгының беренче урынбасары.

2006―2009 елларда – Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе.

2009―2014 елларда – Зәй районы һәм Зәй шәһәре башлыгы (2008 елның 29 ноябреннән в. б.)[2].

2014―2019 елларда V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты[3]. «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы.

1999 елдан – «СМП-Нефтегаз» ААҖ компаниясе төркеме (Әлмәт шәһәре) каршында эшләп килүче «Яз» Татарстан региональ иҗтимагый хәйрия оешмасы советы җитәкчесе[4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кияүдә, ире Краснодар краеннан. Ике баласы: улы, фән кандидаты; кызы, аспирантура тәмамлаган [6].

  • Зинаида Горбункова. Воропаева Татьяна Васильевна. // Зәй районының күренекле затлары. (төзүчеләр Ф. Ш. Хуҗин, Ә. З. Әһлиуллина) . Казан: «Сүз» нәшрияты, 2011 ел, 93-94нче бит. ISBN 978-5-98356-118-2

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Элгәре:
Ринат Фәрдиев
1998―2008
Зәй районы башлыгы
20092014
Аннары:
Рәзиф Кәримов
{{bottomLinkPreText}} {{bottomLinkText}}
Татьяна Воропаева
Listen to this article

This browser is not supported by Wikiwand :(
Wikiwand requires a browser with modern capabilities in order to provide you with the best reading experience.
Please download and use one of the following browsers:

This article was just edited, click to reload
This article has been deleted on Wikipedia (Why?)

Back to homepage

Please click Add in the dialog above
Please click Allow in the top-left corner,
then click Install Now in the dialog
Please click Open in the download dialog,
then click Install
Please click the "Downloads" icon in the Safari toolbar, open the first download in the list,
then click Install
{{::$root.activation.text}}

Install Wikiwand

Install on Chrome Install on Firefox
Don't forget to rate us

Tell your friends about Wikiwand!

Gmail Facebook Twitter Link

Enjoying Wikiwand?

Tell your friends and spread the love:
Share on Gmail Share on Facebook Share on Twitter Share on Buffer

Our magic isn't perfect

You can help our automatic cover photo selection by reporting an unsuitable photo.

This photo is visually disturbing This photo is not a good choice

Thank you for helping!


Your input will affect cover photo selection, along with input from other users.

X

Get ready for Wikiwand 2.0 🎉! the new version arrives on September 1st! Don't want to wait?