Салих Корбангалиев, Салих Мөхетдин улы Корбангалиев, Salix Möxetdin uğlı Qorbanğälief (1901 елның 18 ноябре, Россия империясе, Нократ губернасы, Алабуга өязе, Ильино волосте, Биектау — 2001 елның 6 мае, РФ, Татарстан, Казан) ― хирург, медицина фәннәре докторы (1954), профессор (1955), ТАССР Сәламәтлек саклау халык комиссары (1931-1934). Мактаулы уйлап табучы. Казан дәүләт медицина институтын оештыручыларның берсе һәм 1930-1931 еллардагы директоры. [1] Совет-фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнашкан медицина хезмәте майоры.
1901 елның 18 ноябрендә Нократ губернасы Алабуга өязе Ильино волосте (Татарстанның хәзерге Әгерҗе районы) Биектау авылында мәктәп мөгаллиме (булачак профессор) Мөхетдин Хафиз улы Корбангалиев гаиләсендә туган. 1918 елда гимназия тәмамлаган. [2] 1924 елда Казан университетының медицина факультетын тәмамлап, университетта хирургия клиникасында эшләргә кала. Бер үк вакытта, 1924-1926 елларда ― Татарстан АССР сәламәтлек саклау халык комиссариатының санитар-профилактика бүлеге мөдире. Шул ук чорда Казан шәһәренең элеккеге сәүдәгәр йортларының берсендә оештырылган М. Вахитов исемендәге хастаханә белән җитәкчелек итә.
[3]
Казан дәүләт медицина институтын оештыручыларның берсе һәм 1930-1931 елларда аның беренче директоры. 1931 елда Татарстан АССРның халык сәламәтлек саклау комиссары итеп билгеләнә, бу вазифада 1934 елга кадәр эшли.
1934 елда аспирантурада уку өчен Ленинградка күченә һәм Икенче Ленинград медицина институтының хирургия клиникасында эшли башлый. [4]
1940 елда кандидатлык диссертациясен яклый.
Совет-фин сугышында эвакогоспитальгә әйләнгән хирургия клиникасының хирургия бүлеге башлыгы буларак катнаша. М. И. Калинин кулыннан «Хезмәттәге батырлык өчен» медале ала. Әлеге медаль 1941 елда С. Корбангалиевның гомерен саклап кала: фронт сызыгын узганда санитар очкычны дошман утка тота, бер пуля медальгә туры килә, әмма икенчесе уң кулын яралый. [5]
Бөек Ватан сугышы башлангач, медицина хезмәте майоры Корбангалиев үзе теләп Кызыл Гаскәргә языла, фронт госпитальләрендә хәрби хирург булып хезмәт итә, яралана. Тылдагы эвакогоспитальләрдә эшли, аннары фронт госпиталенә кире кайта. «Сталинградны саклаган өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре һәм Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнгән. [6]
1955 елда ул Беренче Ленинград медицина институтының госпиталь хирургиясе кафедрасында укыта башлый. Шул ук елны «Височная позадигассерова невротомия при невралгии тройничного нерва» темасына докторлык диссертациясен яклый. [7] 1956 елда профессор итеп сайлана.
1961 елдан 1977 елга кадәр гомуми хирургия кафедрасын җитәкли, 1977 елдан 1979 елга кадәр ― профессор-консультант. Салих Корбангалиев институт клиникасында кан тамырлары хирургиясенең беренче махсуслаштырылган бүлеген оештыра. Кан тамырлары протезларын булдыра һәм камилләштерә, илдә терпен (лавсан) протезларны беренче сәнәгый чыгаруны оештыра. Уйлап табулары өчен 3 авторлык таныклыгы алган.
Фәнни кызыксынулары өлкәсе ― кан тамырлары авыруларын, трофик җәрәхәтләрне диагностикалау һәм хирургик дәвалау, шулай ук саф хирургия проблемалары. 230дан артык фәнни хезмәт, 3 монография авторы. [5]
2001 елның 6 маенда Казанда вафат була. Кабере Санкт-Петербургның Богословское зиратында. [8]
- 2015 ― Казан шәһәре Башкарма комитетының 26.06.2015 № 2514 карары белән «Казан утары» коттеджлар бистәсенең бер урамы Салих Корбангалиев исеме белән аталган.[9]
- Радикальное хирургическое лечение невралгии тройничного нерва. Ленинград, 1961
- Актуальные вопросы гнойной хирургии. Ленинград, 1977 (соавтор)
- Гнойная инфекция в хирургии. Москва, 1985[1]
- ↑ 1,0 1,1 1,2 Курбангалеев Салих Мухутдинович. Tatarica Онлайн энциклопедиясе
- ↑ Биография С. М. Курбангалеева.
- ↑ Из истории развития республиканского здравоохранения. Наркомы ТАССР в 1930 - 1940 годы
- ↑ Одна из улиц Казани носит имя хирурга Салиха Курбангалиева.(үле сылтама) kzn.ru, 18.11.2021
- ↑ 5,0 5,1 Хамитов Х. С., Протасов А.А., Белый И. Л. Профессор Салих Мухутдинович Курбангалеев. «Казанский медицинский журнал», Том 68, № 5 (1987)
- ↑ КУРБАНГАЛЕЕВ|КУРБАНГАЛИЕВ САЛИХ МУХУТДИНОВИЧ|МУХУНДИНОВИЧ. 2023 елның 16 гыйнвар көнендә архивланган. museum.ru
- ↑ Курбангалеев, Салих Мухутдинович.(үле сылтама)
- ↑ Санкт-Петербургский мемориал
- ↑ Одна из улиц Казани носит имя хирурга Салиха Курбангалиева.(үле сылтама) kzn.ru, 18.11.2021 (рус.)
|
---|
Көнкүреш хезмәт күрсәтү министрлары |
---|
|
|
|
Терлекчелек министрлары |
---|
Әгъзам Хөсәенов (1946–1947) |
|
Торак-коммуналь хуҗалык министрлары |
---|
Гәрәй Гаетов (1931–1932) • В. Мәликов (1932–1933) • Н.Никольский (1933–1934) • Газыйм Касыймов (1934–1935) • Мөхәммәт Исхаков (1935–1938) • Александр Сорвин (1938–1940) • К. Пелипенко (1940–1943) • К. Данько (1943–1947) • Я. Исламов (1947–1953) • Л. Котов (1953–1963) • Б. Донауров (1963) • А. Кириллович (1963–1965) • Павел Тунаков (1965–1966) • Владимир Иванов (1966–1980) • Юрий Акимов (1980–1989) |
|
Сәламәтлек саклау министрлары |
---|
Кәшшаф Мохтаров (1920–1921) • Шәмсетдин Гайнетдинев (1921) • Казимир Стацински (1921–1922) • Фатыйх Мөхәммәтъяров (1922–1927) • Сөләйман Янгалиев (1927–1929) • Каюм Мәһдиев (1929–1930) • Салих Моратов (1930–1931) • Салих Корбангалиев (1931–1934) • Исмәгыйль Бегански (1935–1937) • Баһаветдин Әбиров (1937–1938) • Әхмәт Бисеров (1938) • Борис Гинзбург (1938–1940) • Борис Гинзбург (1938–1940) • Хөсәен Латыйпов (1940–1942) • Сергей Курашов (1942–1945) • Владимир Прокушев (1946–1949) • Николай Абрамов (1950–1952) • Георгий Тихонов (1952–1954) • Михаил Грачев (1954–1959) • Рәисә Ярмөхәммәтова (1959–1964) • Иршат Мөхетдинев (1964–1984) • Валерий Кириллов (1984–1986) • Александр Царегородцев (1986–1988) • Рамил Хәбриев (1988- 1994) |
|
Мәдәният министрлары |
---|
Ю. Закиров (1953–1956) • Х. Рәхмәтуллин (1956–1962) • Булат Гыйззәтуллин (1962–1973) • Әдип Миңдубаев (1973–1976) • Илтөзәр Галиев (1976–1985) • Марсель Таишев (1985- 1996) |
|
Җиңел сәнәгать министрлары |
---|
Юлий Паперный (1932–1934) • Гали Ганиев (1934) • А. Шабалина (1937) • Кадыйр Вәлетдинев (1938–1939) • Галия Измайлова (1939–1941) • В. Глебов (1941–1942) • А. Гаврилушкин (1942–1946) • Гомәр Гаипов (1946–1953) • К. Жуков (1953–1957) • Гыйләҗ Ганиев (1957–1959) |
|
Урман хуҗалыгы министрлары |
---|
|
|
Урман сәнәгате министрлары |
---|
М. Газизов (1939–1940) • П. Владимиров (1940–1942) • Н. Коровин (1942–1943) • В. Шипунов (1943–1948) • П. Владимиров (1948–1955) |
|
Мелиорация һәм су хуҗалыгы министрлары |
---|
|
|
Җирле сәнәгать министрлары |
---|
Гали Ганиев (1934–1937) • Һарри Тикк (1937) • Н. Воржецов (1937–1938) • Петр Филимонов (1938–1941) • М. Шкребел (1941–1944) • Фазыйл Шаһимәрданов (1944–1946) • А. Медведев (1946–1948) • М. Сираев (1948–1959) • У. Закиров (1959–1960) • Б. Мөлеков (1960–1962) • Виктор Успенский (1962–1963) • В. Матвеев (1963) • Н. Козлов (1966–1985) • Юрий Демидов (1985–1989) |
|
Ит-сөт сәнәгате министрлары |
---|
Зыя Габделмәнев (1939–1940) • Прокопий Черзор (1940–1946) • Зыя Габделмәнев (1946–1949) |
|
|
Азык-төлек сәнәгате министрлары |
---|
|
|
Мәгълүмат һәм матбугат министрлары |
---|
Шамил Хәмматов (1989-1992) | Сәүдә министрлары |
---|
А. Злобин (1924) • Вәли Исхаков (1924–1926) # • В. Ануфриев (1926–1927) • Иван Бажанов (1927–1930) • В. Никольский (1930) • Николай Анцишкин (1930–1931) # • Моисей Залипский (1934–1936) # • Н. Скоморовский (1936–1937) • Е. Павлова (1959–1960) • Дмитрий Павлов (1938–1939) • Г. Әхмәдуллин (1939–1940) • М. Архипов (1942–1943) • Иван Морозов (1943–1944) • Х. Мөхәмәтҗанов (1944–1947) • Василий Чванов (1947–1956) • М. Талантов (1956–1958) • М. Исмәгыйлев (1958–1962) • М. Шакиров (1962–1964) • М. Исмәгыйлев (1964–1967) • Илдар Ташбулатов (1967–1979) • Фәрит Баһаветдинев (1979–1987) • Равил Моратов (1987–1989) • Фәрит Мөхәммәтшин (1989–1990) • Азат Нуруллин (1990- 1996) |
|
|
Авыл хуҗалыгы министрлары |
---|
|
|
Социаль яклау министрлары |
---|
Вәли Исхаков (1920–1921) • Саттар Янекәев (1921–1923) • Гыйләҗ Фәтхетдинев (1923–1927) • Габдрахман Гаетов (1928–1930) • Хәсән Җиһаншин (1930–1937) • Галия Измайлова (1938–1939) • Мәрьям Гайнетдинева (1940–1946) • Тимофей Белов (1946–1954) • Симон Александров (1955–1959) • Фәизә Хакимова (1959–1977) • Мира Космодемьянская (1977–1985) • Галина Лоцманова (1985- 1996) |
|
Ягулык сәнәгате министрлары |
---|
|
|
|
Юстиция министрлары |
---|
Алексей Нехотяев (1920–1921) • Гыймаз Баһаветдинев (1921–1926) • Хафиз Палютин (1926–1928) • Шаһвәли Башкиров (1928–1929) • Василий Филиппов (1929–1934) • Мәүлүт Госманов (1934–1937) • Иван Корнев (1938–1940) • Мисбах Якупов (1941–1945) • Шакир Вәлиев (1946–1950) • Ярулла Насыйбуллин (1950–1957) • Әнәс Таҗетдинев (1971–1987) • Әлбирт Салабаев (1987- 2004) |
|
Дәүләт куркынычсызлыгы министрлары |
---|
|
|