For faster navigation, this Iframe is preloading the Wikiwand page for Нократ (Слабутски районы).

Нократ (Слабутски районы)

Нократ
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Каринское сельское поселение[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Каринское сельское поселение[d][1]
Халык саны 690 (2010)[2]
Почта индексы 613120
Карта

Нократ яки Нохрат (рус. Карино) — Киров өлкәсенең Слободской районында урнашкан авыл. Ар ягы бәкләре торган урын дип билгеле. Рус язмаларында 1489 елдан искә алына.[3]

Татар бәкләре яшәгән авылларның берсе.

Авыл XV гасырдан бирле билгеле тарихый документларда.

Авылның килеп чыгышы турында 2 версия бар. Беренче версия буенча 1391 елда Әмир Бәкбут Нократ җирләрен яулап алуда катнашкан һәм нократ җирләрендә калган. Икенче версиясен А.В.Эммаусский һәм П. Н.Луппов галимнәре тасфирлый.

1615 елда Хлынов өязе мәркәзе Нократ авылы булган һәм башка шәһәрләр белән бергә искә алына. Хлынов өязе Чепси елгасы басеенын биләп алган. Хлынов өязе Карин станы дозор китабы(Дозорная книга Каринского стана Хлыновского уезда) буенча Нократ авылы 3 зираттан торган Югары авыл, Түбән авыл һәм Ильяс ил. Ошбу зиратлар хәзерге вакытка кәдәр сакланган.[4]

Авыл янында күп кенә калкулыклар бар һәрбер үз исемен йөртә. Калкулыкларның исемнәре халык легендалары белән бәйле. Мәсәлән авылда «Фатыма-тау», «Паровой-тау», «Олель-тау», «Мешок-тау», «Ташагар-тау», «Чардак-тау», «Чермеш-тау», «Бигре-тау», «Алма-тау», «Тке-тау».

"Кала-тау" иске шәһәрчек урнашкан урын.

«Мазар-тау» бесермән "Мазар зыарат"ы урнашкан урын.[4]

Нократ авылының ландшафты яфраклы урманнар һәм ылыслы урманнар. Калкулыклар барча як- ягыннан.

Нократ авылы калкулыклар янында урнашкан. Ландшафты авыл хуҗалыгы һәм чыршылы урманнар.

Биредә климат уртача-континенталь. Төньяк Боз океаны якын булганлыктан һәм төньяктан исүче җилләрне тоткарлаучы таулар булмаганга, кыш озын һәм суык булып тора, шулай ук җәй көне дә нык суыта, кырау еш төшә ала.

Мәскәү вакыты
Мәскәү вакыты

Нократ (Слабутски районы) Мәскәү вакыты (Moscow Time Zone, MSK) сәгать поясында урнашкан. UTC белән аермасы +3:00 сәгать тәшкил итә.

Халык саны динамикасы:

Гомуми демографик күрсәткечләр[5]
Гомуми халык саны 2010 елга җенес составы
2002 2010 ир-атлар хатын-кызлар
710 690 252 438

2002 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халыклар: руслар (32%), татарлар (57%), арлар (10%).[6]

Нократ авылында Җиланша ибн Сәедтәк кабер ташы сакланган. Кабер ташының датасы 1522 сәнәнең сентябре. Галимнәр Семен Кирдяпой белән сугышкан сугышчы яки мирза Сәедтәк дип тасфирлыйлар.

Халык хәтерендә Югары авыл(ил) һәм Түбән ил дигән бүленеш сакланган. Югары авылны "Бий Ягы" Түбән илне "Бачырман ягы" диләр. "Бий ягы" Арча ягы бәкләре яшәгән. "Бачырман ягы" буйсынган бисермән Митюшкино һәм Абашево авылларыннан тора.

Бесермән ягында "Мазар зыарат"ында иске кабер ташларында мөселман язулары сакланган. Язулар 1504 елның гыйнваренә карый. Ошбу хәл бесермәннәрнең мөселман булганнары икәнлеген дәлил булып тора.[4]

Танылган шәхесләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Шубай Арасланов, сәүдәгәр һәм беренче Нухрат татар язучысы, искиткеч әдәби әсәрләрнең мөәлифе - 1741 елда Көнчыгышка сәяхәте турында язган.
  • Афраим Ситяков — галим-физик, дизайн инженеры, галәм галиме, эколог һәм укытучы.
  • Рөстәм Касимов — сукырлар һәм начар күрүчеләр арасында шахмат буенча дөнья чемпион
  • Рәшит Абашев — Татарстанда танылган табиб.
  • Сибгатулла Девятьяров — дөньякүләм танылган сәүдәгәр, миллионер.
  • Гаффар Касыймов — дин белгече һәм укытучысы.
  • Вилдан Долгоаршинных — танылган Чукотка рәссамы һәм морж сөяге остасы.


Бу — Нократ төбәге географиясе буенча мәкалә төпчеге.Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз.
{{bottomLinkPreText}} {{bottomLinkText}}
Нократ (Слабутски районы)
Listen to this article

This browser is not supported by Wikiwand :(
Wikiwand requires a browser with modern capabilities in order to provide you with the best reading experience.
Please download and use one of the following browsers:

This article was just edited, click to reload
This article has been deleted on Wikipedia (Why?)

Back to homepage

Please click Add in the dialog above
Please click Allow in the top-left corner,
then click Install Now in the dialog
Please click Open in the download dialog,
then click Install
Please click the "Downloads" icon in the Safari toolbar, open the first download in the list,
then click Install
{{::$root.activation.text}}

Install Wikiwand

Install on Chrome Install on Firefox
Don't forget to rate us

Tell your friends about Wikiwand!

Gmail Facebook Twitter Link

Enjoying Wikiwand?

Tell your friends and spread the love:
Share on Gmail Share on Facebook Share on Twitter Share on Buffer

Our magic isn't perfect

You can help our automatic cover photo selection by reporting an unsuitable photo.

This photo is visually disturbing This photo is not a good choice

Thank you for helping!


Your input will affect cover photo selection, along with input from other users.

X

Get ready for Wikiwand 2.0 🎉! the new version arrives on September 1st! Don't want to wait?