For faster navigation, this Iframe is preloading the Wikiwand page for Мөхәммәт Галләмов.

Мөхәммәт Галләмов

Мөхәммәт Галләмов
Туган телдә исем Мөхәммәт Мостафа улы Галләмов
Туган 26 март 1951(1951-03-26) (73 яшь)
Баязит авылы, Миякә районы, БACCР, РСФСР байрагы РСФСР, ССРБ
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия
Һөнәре дин эшлеклесе
Балалар Эльза, Илгиз
Ата-ана
  • Мостафа Галләмов (әти)
  • Миңнехәят Галләмова (әни)
Бүләк һәм премияләре Халыклар дуслыгы ордены (Башкортостан), Мифтахетдин Акмулла премиясе (2015), "Дуслык" ордены (Татарстан Республикасы)

Мөхәммәт Мостафа улы Галләмов (1951 елның 26 мартында Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасының Миякә районы Баязит авылы)ислам дин эшлеклесе, имам-хатыйб, табиб-педиатр, медицина фәннәре кандидаты, Уфа шәһәре «Ихлас» мәчете Мәҗлесе рәисе, Башкорстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең журналистлар берлеге әгъзасы[1].

«Ихлас» мәчете

Мөхәммәт Галләмов 1969 елда Кыргыз-Миякә авылының №1 урта белем бирү мәктәбен тәмамлый. 1976 елдан Башкорт дәүләт медицина университетының (БДМУ) студенты була һәм 80 нче еллар ахырына кадәр медицина өлкәсендә төрле вазифаларда эшли:

  • 1976-1979 елларда Уфаның Куватов исемендәге балалар хастаханәсенең пульмонология бүлегендә врач-педиатр
  • 1981 елдан Башкорт дәүләт педагогика институтының медицина әзерлеге кафедрасында ассистент
  • 1984 елдан БДМУда кеше анатомиясе кафедрасында ассистент
  • 1986 елдан шунда ук көндезге уку бүлегендә аспирант
  • 1988 елда медицина фәннәре кандидатына диссертация яклый.

Медицинадан диндә эшчәнлеккә күчәргә этәргеч булган вакыйгаларның берсе итеп, Мөхәммәт Миякә авылында имам булып торган әнисенең абыйсы белән булган хәлләрне искә ала:


Мин медицина институтын, аспирантураны тәмамладым. Фәннәр кандидаты. Кесә тулы диплом. Зурәти янына кайтам: “Улым, әйдә, Коръән укытам, өйрәтәм”, - ди. Ә мин укый алмыйм. Икенче елны кабат чакыра. Шуннан соң уйландым, кесә тулы диплом, ә зурәти укыганны да укый белмим. Нинди гыйлем инде бу, димен.

[2]

1990 елда Тәлгать Таҗетдин тарафыннан яңа ачылган Уфа Тарихи мәчете каршындагы Ризаэддин Фәхреддин исемендәге мәдрәсәгә укый башлый. Икееллык мәдрәсәдә укып чыккач, аны Тәлгать Таҗетдин ССРБның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәтендә җаваплы сәркәтип вазыйфасына эшкә чакыра. Ислам дине белемен арттыру өчен, Төркиянең Кайсери шәһәрендәге Эрҗиес университетына югары теология белемен алырга 1994 елда укырга керә. 1997 елда университетта укуны тәмамлагач, Мөхәммәт Уфадагы «Ихлас» мәчетенә Имам-хатиб итеп сайлана, 2019 елдан мәчетнең мәхәллә җыены (мәҗлес) рәисе була.

"Ихлас"та эшләгәндә мәчеткә караган "Ихлас" телерадиокомпаниясенә нигез сала һәм Башкортстанның "Туган тел" телеканалында даими рәвештә чыга торган "Балкыш" тапшыруын алып бара.

Мәчеттә шулай ук ялларда эшли торган дини белем бирү мәктәбе булдырылган.[2][3]

Мәчетә Ризаэддин Фәхреддин һәм башка дин эшлеклеләренә багышланган конференцияләр һәм кичәләр оештырыла.[4]

Карашлар һәм йогынты

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөхәммәт Галләмов - татар теле һәм аның бетүе турында борчулы фикер белдерүче дин әһелләренең берсе. "Ихлас" мәчетенедә вәгазьләрнең татар телендә баруын ассызыклый.[5]

«Ихлас» мәчетенең имам-хатыйбы һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин Галләмовны үзенең дөньяга карашларын формалаштыруга зур йогынты ясаган шәхесләрнең берсе итеп саный.[6]

Мөхәммәт Галләмов 20 дән артык фәнни хезмәт һәм берничә патент авторы.

Дин өлкәсендәге хезмәтләр:

  • Тугры юл: вәгазь-нәсыйхәт вә хөтбәләр – Уфа, 2010
  • Сөйләм осталыгы юлыннан, Гали бине Әбү Талиб – татар теленә тәрҗемә, Мәскәү, 2017
  • Мөкатдәс әманәтләр – Казан, 2018
{{bottomLinkPreText}} {{bottomLinkText}}
Мөхәммәт Галләмов
Listen to this article

This browser is not supported by Wikiwand :(
Wikiwand requires a browser with modern capabilities in order to provide you with the best reading experience.
Please download and use one of the following browsers:

This article was just edited, click to reload
This article has been deleted on Wikipedia (Why?)

Back to homepage

Please click Add in the dialog above
Please click Allow in the top-left corner,
then click Install Now in the dialog
Please click Open in the download dialog,
then click Install
Please click the "Downloads" icon in the Safari toolbar, open the first download in the list,
then click Install
{{::$root.activation.text}}

Install Wikiwand

Install on Chrome Install on Firefox
Don't forget to rate us

Tell your friends about Wikiwand!

Gmail Facebook Twitter Link

Enjoying Wikiwand?

Tell your friends and spread the love:
Share on Gmail Share on Facebook Share on Twitter Share on Buffer

Our magic isn't perfect

You can help our automatic cover photo selection by reporting an unsuitable photo.

This photo is visually disturbing This photo is not a good choice

Thank you for helping!


Your input will affect cover photo selection, along with input from other users.

X

Get ready for Wikiwand 2.0 🎉! the new version arrives on September 1st! Don't want to wait?