Кассандра Петерсон
Кассандра Петерсон | |
Cassandra Peterson | |
Кассандра Петерсон. 2011 | |
Туган исеме: |
ингл. Cassandra Peterson |
---|---|
Туган көне: |
17 сентябрь 1951 (73 яшь) |
Туу җире: |
АКШ, Канзас, Мәнһәттен |
Гражданлыгы: | |
Һөнәр: |
биюче, кино актрисасы |
Карьера: |
1972 — х. в. |
IMDb: | |
elvira.com |
Касса́ндра Пе́терсон (ингл. Cassandra Peterson, 1951 елның 17 сентябре, АКШ, Канзас, Мәнһәттен) — АКШ кино актрисасы, биюче, җырчы. Кино һәм телевидениедә уйнаган Elvira, Mistress of the Dark (тат. Эльвира — Караңгылык хакиме) образы аша киң танылу алган.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1951 елның 17 сентябрендә АКШның Канзас штатында Мәнһәттен шәһәрчегендә туган, Колорадо штатының Колорадо-Спрингс шәһәрендә үскән. Балачагында, яшьтәшләреннән аермалы буларак, убыр, җен-пәриләр белән мавыга. Яшь ярым вакытта кухняда тәненең 35 % ын кайнар суга пешерә. Яшүсмер чагында ук гей-барда гоу-гоу (ингл. go-go) стилендә биюче булып эшли. Генерал Уильям Дж. Палмер урта мәктәбен тәмамлагач (1969), Лас-Вегаска китә һәм «The Dunes» казиносында шоу-гёрл булып урнаша. «Лас-Вегас тарихында иң яшь шоу-гёрлз катнашучысы» буларак, Гиннессның рекордлар китабына эләгә. Аның биюен актер һәм җырчы Элвис Пресли (1935—1977) күреп ала һәм кинорежиссер Гай Һэмилтонның британ суперагенты Җеймс Бонд турында «Diamonds Are Forever» (тат. Бриллиантлар мәңгегә, 1971) фильмында кечкенә (эпизодик) рольдә уйнарга чакыра.
1970 еллардан Италиядә яши һәм «I Latins Ochanats» рок-төркемендә әйдәүче җырчы булып чыгыш ясый. Италия кинорежиссеры Федерико Феллининың «Roma» (тат. Рим, 1972) фильмында кечкенә рольдә уйный.
Америкага әйләнеп кайткач, «Mammas Boys» музыкаль комедия төркеме белән ил буенча төнге клубларда һәм гей-дискотекаларда чыгыш ясап йөри. 1979 елда Лос-Анджелеста «The Groundlings» импровизацияләр труппасына керә һәм шунда Эльвира - Караңгылык хакиме (ингл. Elvira, Mistress of the Dark) образын тудыра.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1988 елда Saturn Award (тат. Сатурн премиясе) номинанты.
- 1988 елда Golden Raspberry Awards (тат. Алтын кура җиләге) премиясе номинанты.
- 2001 елда Лос-Анджелеста узган Silver Lake (тат. Көмеш күл) кинофестивале премиясе лауреаты.
Гаилә хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ире (1981—2003 елларда) — шәхси продюсеры Марк Пирсон (ингл. Mark Pierson). Кызлары Сэди Пирсон (ингл. Sadie Pierson, 12.10.1994)
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Сентябрь аенда кабынган йолдызлар. Кассандра Петерсон. «Сөембикә», 2016 ел, сентябрь, 63нче бит. ISSN 0869-1398
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Text is available under the CC BY-SA 4.0 license; additional terms may apply.
Images, videos and audio are available under their respective licenses.