Гомумрусия административ-территориаль объектлары бүленеше классификаторы коды
ОКАТО́ коды, ОКАТО́ саны (рус. Общероссийский классификатор административно-территориальных объектов сүзләрнең кыскартма) — Россия Федерациясының барлык төбәктәре һәм торак пункттарының дөйөм төркөмләуче исемлеге; статистика һәм икътисад кеүек өлкәләргә мәглүмәтте ышанычлы, сагыштырырлык һәм автоматик рәуштә эшкәртеү өчөн булдырылган.
Исәп-теркәү берәмлекләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]ОКАТО исемлегенә түбәндәге теркәү административ бүленеш берәмлекләре керә:
- республикалар
- крайлар
- өлкәләр
- Федерация әһәмиятендәге шәһәрләр
- автономияле өлкә
- автономияле округлар
- районлар
- шәһәрләр
- шәһәр районнары һәм округлары
- шәһәр тибындагы бистәләр
- авыл советлары
- авыл торак пунктлары (авыллар, бистәләр, утарлар, станицияләр һ.б.)
Административ бүленеш берәмекләре исемлектә иерархия рәвешендә төркемләнә.
ОКАТО саны төзелеше мисалы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мисал өчен, Учалы районының Иске Муйнак авылының ОКАТО саны — 80 253 884 004. Бу сан түбәндәге өлешләрдән төзелгән:
- 80 (1-нче һәм 2-нче һан урыны) — Башкортстан республикасы;
- 2 (3-нче урын) — ”район” билгесе (классификацияның өченче кимәле) – моннан соң район турында мәгълүмат бирелә;
- 53 (4-нче һәм 5-нче урын) — Учалы районы коды;
- 8 (6-нчы урын) — ”авыл советы” билгесе – моннан соң авыл советы турында мәгълүмат бирелә;
- 84 (7-нче һәм 8-нче урын) — Туңатар авыл советы коды;
- 004 (9-нчы, 10-нчы һәм 11-нче урын) — Иске Муйнак авылын таныткан код.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Территориальное устройство России» сайтында ОКАТО турында мәгълүмат 2012 елның 5 март көнендә архивланган.
- ОКАТО СИРИУС НТ сайты – Интернетта ОКАТО санын белү өчен(үле сылтама).
- ОКАТО 2014 елның 17 декабрь көнендә архивланган. Адрес буенча ОКАТО санын белү хезмәте.
Text is available under the CC BY-SA 4.0 license; additional terms may apply.
Images, videos and audio are available under their respective licenses.