Габделәхәт Хәкимов
Габделәхәт Хәкимов | |
---|---|
Туган | 27 сентябрь 1950 (73 яшь) Комыргуҗа авылы, Арча районы, Татарстан АССР, ССРБ |
Ватандашлыгы | Россия Федерациясе |
Әлма-матер | Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария институты |
Һөнәре | район башлыгы |
Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов (1950 елның 27 сентябре, Комыргуҗа авылы, Арча районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия муниципаль эшлеклесе. Әтнә муниципаль районы башлыгы (2005 елдан)
Тормыш юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Габделәхәт Хәкимов 1950 елның 27 сентябрендә Татарстан АССРның Арча районы (1990 елдан Әтнә районы) Комыргуҗа авылында туа[1]. 1970 елда хезмәт эшчәнлеген Арча районының Тукай исемендәге колхозында баш зоотехник булып башлый. 1972-1980 елларда — «Шахтер» колхозының баш зоотехнигы, рәис урынбасары, партком секретаре. 1979 елда «зоотехния» белгечлеге буенча Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлый. 1985 елдан 1990 елга кадәр «Тукай» совхоз-техникумы директоры була.
1990—1991 елларда — Әтнә район советы рәисе. 1991 елда Әтнә районы администрациясе башлыгы итеп билгеләнә. 2005 елның октябреннән Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы башлыгы — Әтнә район советы рәисе.
II чакырылыш (2000―2004) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
Өйләнгән, ике кызы һәм улы бар.
Бүләкләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены[2];
- «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале;
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены[3];
- Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре;
- Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Хакимов Габдулахат Гилумханович / nailtimler.com
- ↑ Признание заслуг 2021 елның 11 апрель көнендә архивланган.
- ↑ Минниханов наградил почетным орденом главу Атнинского района, archived from the original on 2021-04-11, retrieved 2021-04-11
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] «Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» мактаулы исеме ияләре | |
---|---|
А | |
Ә | |
Б | |
Г | |
Д | |
Җ | |
З | |
К | |
М | |
Н | |
Р | |
Ф | |
Х | |
«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнгәннәр | ||
---|---|---|
А | ||
Ә | ||
Б | ||
Г | ||
Д | ||
З | ||
И | ||
К | ||
М | ||
С | ||
Т | ||
Х | ||
Ш | ||
Я | ||
Text is available under the CC BY-SA 4.0 license; additional terms may apply.
Images, videos and audio are available under their respective licenses.