For faster navigation, this Iframe is preloading the Wikiwand page for Буынтыкаяклылар.

Буынтыкаяклылар

Буынтыкаяклылар
Халыкара фәнни исем Arthropoda Иоганн Людвиг Кристиан Карл Гравенгорст, 1843[1][2][3]
Әйтелеш
Таксономик ранг тип[1][2]
Югарырак таксон линяющие[d][2]
Коллаж
Шушы чыганакларда тасвирлана Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d], Энциклопедический словарь Гранат[d], Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d], Американская энциклопедия, 1920[d], Collier's New Encyclopedia, 1921[d], New International Encyclopedia[d], The New Student's Reference Work[d], Армянская советская энциклопедия, том 6[d] һәм Мейер энциклопедик сүзлеге (1888-1889)[d]
Башлану вакыты 540000 тысячелетие до н. э.
Кайда өйрәнелә артрападалугия[d] һәм палеоартроподология[d]

 Буынтыкаяклылар Викиҗыентыкта

Буынтыкаяклылар (лат. Arthropoda), умырткасызлар тибы. 5 классы, Җир шарында таралган 2 млн артык төре билгеле. Ярым типлары: трилобитсыманнар (юкка чыккан трилобит классы белән бергә); хелицерлар (меростомлар һәм үрмәкүчсыманнар класслары белән бергә); саңак аша тын алучылар (кысласыманнар классы белән бергә); трахея аша тын алучылар, яки парлы мыеклылар (кыргаяклар һәм бөҗәкләр класслары белән бергә).

Гәүдәсе баш, күкрәк һәм корсактан тора; ике яклы симметрияле, саклагыч панцирен барлыкка китерүче хитин кутикула (аңа эчке мускуллар ябешә) белән капланган. Тән куышлыгы катнаш типлы (миксоцель). Гетероном сегментацияле. Эволюция процессында куыш, буынтыклы аягы авыз аппаратына, йөрү аягына, йөзү әгъзасына һ.б. әверелгән яки редукциягә бирелгән. Эчәклеге хитин белән капланган эктодермаль алгы һәм арткы эчәкләрдән һәм энтодермаль урта эчәктән [аның белән кайсы бер буынтыкаяклылар аш сеңдерү (бавыр-ашказан асты) бизләре, яки бавыр көпшәләре тоташкан] тора. Саңаклар (кысласыманнар), үпкәләр һәм (яки) трахеяләр (үрмәкүчсыманнар һәм бөҗәкләр) аша тын ала. Нерв системасы 3 пар тоташкан йоткылык өсте ганглиеннан (баш мие) һәм корсак нервы чылбырыннан тора. Күп буынтыкаяклыларның катлаулы фасеткалы күзе, механик һәм хеморецепторлары, ишетү әгъзалары һ.б. бар. Кан тамырлары системасы йомык түгел (аорта һәм артериялар сакланган), йөрәге метамер, артериаль. Бүлеп чыгару әгъзалары — метанефридия, яки мальпиги тамыры (җир өсте формаларының). Аягы буынтыклы, күчеп йөрү, тын алу, эләктерү һ.б. функцияләр башкара.

Күпчелек буынтыкаяклылар аерым җенесле. Җенси юл белән үрчи, кайсы вакыт партеногенез хас. Үсеше тулы булмаган (курчак стадиясе юк) яки тулы метаморфозлы. Буынтыкаяклылар көбәсен салган вакытта үсә. Фитофаг, сапрофаг, ш. ис. детритофаг, некрофаг, ерткыч, паразит һ.б.

Табигатьтә урыны

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Буынтыкаяклылар — экосистемалардагы туклану чылбыры компоненты, күп төрләрен (креветкалар, лангустлар, елга кыслалары, омарлар һ.б.) кеше азык итеп куллана. Үсемлекләрне серкәләндерә, яшәү эшчәнлеген кыйммәтле продуктларын (бал корты балавызы, бал, ефәк һ.б.) эшли, үрчетү объектлары (бал корты, тут ефәк күбәләге), кеше һәм хайван паразитлары (борча, бет, корчаңгы бетчәсе), инфекцион авыруларны таратучылар (малярия черкие, энцефалит талпаннары һ.б.), авыл хуҗалыгы һәм урман культуралары корткычлары булып тора.

{{bottomLinkPreText}} {{bottomLinkText}}
Буынтыкаяклылар
Listen to this article

This browser is not supported by Wikiwand :(
Wikiwand requires a browser with modern capabilities in order to provide you with the best reading experience.
Please download and use one of the following browsers:

This article was just edited, click to reload
This article has been deleted on Wikipedia (Why?)

Back to homepage

Please click Add in the dialog above
Please click Allow in the top-left corner,
then click Install Now in the dialog
Please click Open in the download dialog,
then click Install
Please click the "Downloads" icon in the Safari toolbar, open the first download in the list,
then click Install
{{::$root.activation.text}}

Install Wikiwand

Install on Chrome Install on Firefox
Don't forget to rate us

Tell your friends about Wikiwand!

Gmail Facebook Twitter Link

Enjoying Wikiwand?

Tell your friends and spread the love:
Share on Gmail Share on Facebook Share on Twitter Share on Buffer

Our magic isn't perfect

You can help our automatic cover photo selection by reporting an unsuitable photo.

This photo is visually disturbing This photo is not a good choice

Thank you for helping!


Your input will affect cover photo selection, along with input from other users.

X

Get ready for Wikiwand 2.0 🎉! the new version arrives on September 1st! Don't want to wait?