Александр Ломан
Александр Ломан | |
---|---|
Туган телдә исем | Ломан Александр Карлович |
Туган | 1810 Або (Турку) каласы, Финляндия |
Үлгән | 25 декабрь 1883 Санкт-Петербург каласы |
Милләт | алман |
Ватандашлыгы | Германия |
Һөнәре | архитектор |
Александр Карлович Ломан — архитектор, 1810 елда Финляндиянең Або (хәзерге Турку) каласында туа. Лютеран динен тота.
Белеме
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1838 елда Сәнгать Академиясен тәмамлый.
Хезмәте
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Баштарак Санкт-Петербургда Мариинский сараен төзүдә катнаша.
1843-1851 елларда Казан губернасының төзелеш комиссиясе архитекторы. Казанда 8ел эчендә бик күп корылмалар коруда катнаша һәм реконструкцияли. Бүгенге көндә бу биналарның унлабы әле дә бар.
Соңыннан Санкт-Петербургга кайтып төрле төзелеш оешмаларында эшли һәм 1883 елның 25 декабрендә шушы ук калада үлә.
Корылмалары галереясы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]-
Казандагы Нурулла мәчете(1845-49).
-
Санкт- Петербург каласындагы йорт(1860).
Чыганак
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Казан алманнары(үле сылтама) (рус.)
Text is available under the CC BY-SA 4.0 license; additional terms may apply.
Images, videos and audio are available under their respective licenses.