For faster navigation, this Iframe is preloading the Wikiwand page for Айдар Юнысов (1987).

Айдар Юнысов (1987)

Айдар Юнысов
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Айдар Рәшит улы Юнысов

Туу көне

18 февраль 1987(1987-02-18) (37 яшь)

Туу урыны

СССР, РСФСР, БАССР Илеш районы, Түбән Череккүл

Эшчәнлек еллары

2013 ― х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

баянчы, композитор, җырчы

Кораллар

баян, тальян, гитара, курай

Жанрлар

эстрада

Коллективлар

«Нур» театры (Уфа)
Әнвәр Нургалиев төркеме
«Ихлас-моң» җыр театры

Бүләкләр

Башкортстанның атказанган артисты – 2023

Айдар Юнусов

Айдар Юнысов, Айдар Рәшит улы Юнысов (1987 елның 18 феврале, СССР, РСФСР, Башкортстан АССР, Илеш районы, Түбән Череккүл) ― виртуоз музыкант-баянчы, композитор, җырчы-автор-башкаручы, Башкортстанның атказанган артисты (2023). Баянчы Алмаз Юнысовның игезәге.

1987 елның 18 февралендә Башкортстан АССР Илеш районы Түбән Череккүл авылында туган. Игезәк туганы Алмаз, сеңлесе бар. Кечкенәдән сәнгать (музыка) юлын сайлый. Югары Яркәй музыка мәктәбендә баян классында укый (укытучысы Люция Рәфкать кызы Хөсниярова), район күләмендә уздырылган «Илеш сандугачы» конкурсында катнашып, икенче урын ала. Тугызынчы сыйныфны тәмамлап, Уфа сәнгать училищесының баян классына укырга керә. Укыганда ук сәхнәгә баянчы булып чыга. «Яшик бу дөньяны яратып» исемле беренче җырны училищеның дүртенче курсында яздыра, аны Салават Фәтхетдинов башкара. Язган җырлары белән 2006―2007 елларда тамашачыга таныла башлый. Уфа сәнгать училищесын тәмамлагач, Уфа дәүләт сәнгать академиясенә укырга кергән, 2011 елда тәмамлаган[1].

2008 елда Уфа дәүләт «Нур» татар театрында концертмейстер булып эшли башлаган. Җиде ел әлеге театрда эшләү чорында күп спектакльләрдә катнашкан, җырлар иҗат иткән. Параллель рәвештә, җырчылар Вәсилә Фәттахова, Әнвәр Нургалиев, Вилдан Фәйзуллин төркемнәрендә, «Ихлас―моң» җыр театрында эшләгән[2] (беренче турны үзләренең авылларыннан башлаганнар ― 8 мартка бүләк йөзеннән авылдашларына бушлай концерт куйганнар). Концертлары театрда спектакль белән бер көнгә туры килгәндә, китеп йөрү мөмкин булмый. Шуңа күрә, үзенең иҗат юлын ― татар эстрадасын, сайлап, 2015 елда (театрда директор алышынгач) Уфа дәүләт «Нур» татар театрыннан киткән.

2015 елда игезәк туганы Алмаз белән Уфа үзәгендә тавыш яздыру студиясе ачып, мөстәкыйль эшли башлаганнар. Айдар үзе күбрәк оештыру, планлаштыру, афиша ясату, дизайн мәсьәләләре белән, Алмаз аранжировка, тавыш яздыру белән шөгыльләнә[3]. Ешрак Әнвәр Нургалиев, Марат Шәйбәков кебек җырчылар белән эшлиләр. Җырларнын Әнвәр Нургалиев, Лилиана Ирназарова, Мирхәт Гайсин, Гөлназ-Илсур Шәрипҗановлар җырлый.

2016 елда Башкортстаннан, Татарстаннан баянда уйнап җырлаучы игезәк яшүсмерләрне катнаштырып, «Игезәкләр шоу» проекты башлап җибәргәннәр (2016 елда алты пар игезәк катнашкан булган).

Уфада беренче зур концертлары 2013 елда куелган. Шуннан бирле ел саен Уфаның иң зур залы ― «Яшьләр сарае»нда концертлары уза. Социаль проектларда катнашалар. «Созвездие талантов» кокурсында катнашучы талантлы авыру балаларга студиядә җырлар яздырырга, клиплар төшерергә булышалар.

Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясенең дәүләт менеджменты кафедрасында магистратурада читтән торып укый.

2023 елның сентябрендә «Китап» нәшриятында «Аклы-каралы дөнья» китабы чыккан, анда Юнысовларның популяр җыр текстлары кертелгән [4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Азалия, Стәрлетамактан, БР халык артисты Фәим Әхмәтҗанов (1964―2022) кызы. Уфа дәүләт сәнгать академиясенең театр бүлеген тәмамлаган, «Нур» театрында эшләгән. Бер уллары бар.

Мәкаләләр
  • Лилия Йосыпова. «Табиблар безне, исән калмаслар, дигән булган». «Ирек мәйданы», 4.04.2024, № 13 (705), 8-9нчы бит.
{{bottomLinkPreText}} {{bottomLinkText}}
Айдар Юнысов (1987)
Listen to this article

This browser is not supported by Wikiwand :(
Wikiwand requires a browser with modern capabilities in order to provide you with the best reading experience.
Please download and use one of the following browsers:

This article was just edited, click to reload
This article has been deleted on Wikipedia (Why?)

Back to homepage

Please click Add in the dialog above
Please click Allow in the top-left corner,
then click Install Now in the dialog
Please click Open in the download dialog,
then click Install
Please click the "Downloads" icon in the Safari toolbar, open the first download in the list,
then click Install
{{::$root.activation.text}}

Install Wikiwand

Install on Chrome Install on Firefox
Don't forget to rate us

Tell your friends about Wikiwand!

Gmail Facebook Twitter Link

Enjoying Wikiwand?

Tell your friends and spread the love:
Share on Gmail Share on Facebook Share on Twitter Share on Buffer

Our magic isn't perfect

You can help our automatic cover photo selection by reporting an unsuitable photo.

This photo is visually disturbing This photo is not a good choice

Thank you for helping!


Your input will affect cover photo selection, along with input from other users.

X

Get ready for Wikiwand 2.0 🎉! the new version arrives on September 1st! Don't want to wait?